tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сердәш» ансамбле – «Милли моң»да беренче
«Сердәш» ансамбле – «Милли моң»да беренче

«Сердәш» ансамбле – «Милли моң»да беренче

Бөгелмә шәһәрендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде.

Ул Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы, шулай ук һиҗри буенча 1447 нче елда Пәйгамбәребезнең  1500 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырган.

Фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» вокаль ансамбле дә (җитәкчесе – Марселия Гәрәева)  катнашты һәм «Ансамбльләр» номинациясендә төрле төбәкләрдән килгән 24 ансамбль арасында I урынны яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз, горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Чыганак: sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*