28 апрельдә Сочида булып үткән V Көньяк сабан туенда Россиянең 21 төбәгеннән кунаклар катнашты. Безнең Нижгар өлкәсен Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе составында бу бәйрәмгә барган Сергач округы татарлары лидеры Ирфан Шаипов һәм төбәгебезнең уңышлы фермеры Фаил Арифуллин күрсәтте.
“БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасы Рәисенең котлау юлламасын укыганнан соң, быел 62 регионда һәм кайбер чит илләрдә барлыгы 399 сабантуй оештырылачагы планлаштырылган, диде. Аннары БТК рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән андагы милли-иҗтимагый тормышта актив катнашучыларны медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде”, – дип уртаклашты безнең белән билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Шаипов.
“Сабантуй кысаларында традицион уеннар, музей экспозициясе, дегустация, халык осталары ярминкәсе, кулинария, чигү, татар халык биюе, җыр буенча мастер-класслар оештырылган иде. Әлбәттә, бик матур көрәш тә булды.
Милли бәйрәмнең мәдәни программасын Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов, атказанган артистлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, “Зәкәрия” фолк-төркеме, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Көньяк федераль округының һәм дә биредәге сабантуйны оештырган Татарстанның Яшел Үзән районы иҗади төркемнәре нык бизәде, бай итте”, – дип хәбәрләште Шөбиле фермеры Фаил Арифуллин.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы