tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта татар фестивале узды
Сергачта татар фестивале узды

Сергачта татар фестивале узды

Татар халкының бөек җырчысы, безнең күренекле якташыбыз Рәшит Ваһапов фестиваленең Түбән Новгородта узарга ти­ешле 20 еллык юбилей гала-концертына атна-ун көн калды дигәндә, аның төп оештыручы­сы, Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов бу концертны Сергачка күчерү хәерлерәк бу­лыр дигән карарга килде. Һәм бер дә ялгышмады – 11 апрель көнне шыгрым тулы залда, бик җылы мохиттә концерт гөрләп узды. Хәер, аның бөтен чыгым­нарын үз өсләренә Сергач татар эшмәкәрләре Ирфан Шаипов, Фаил Арифуллин, Ринат Ман­гушев алды һәм шуның белән алар милләттәшләренә Ураза бәйрәменә бер дигән бүләк яса­ды.

Гала-концертның тантаналы ачышында Рифат Әхмәт улы җирле хакимият вәкилләрен, спонсорларны бүләкләгәндә, бу мәдәни чараны оештыруга мөһим өлеш керткән “Туган як” газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗановка да Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырды.

“Туган як” газетасы узган 2023 елны Түбән Новгород өлкәсе буенча Рәшит Ваһапов елы дип игълан иткән иде һәм шул уңайдан безнең туган яклары­бызда бөек татар җырчысына багышланган зур чаралар үтте, аның исемен мәңгеләштерү бу­енча мөһим эш башкарылды, күп кенә кызыклы язмалар газета битләрендә дөнья күрде.

Әмма ләкин быел икенче бер бөек татар җырчысына, шулай ук безнең күренекле якташыбыз Хәйдәр Бигичевка 75 яшь тула­чак. Әйдәгез, бу юлы Түбән Нов­город өлкәсе буенча агымдагы елны Хәйдәр Бигичев елы дип игълан итик”, – дигән мөрәҗәгать белән чыкты Рифат Фәттахов.

Ул шулай ук Татарстанның тагын бер халык артисты, күренекле якташыбыз Рамил Курамшинны да җылы искә алды, аның туган авылындагы каберенә һәйкәлгә тиң булган зур, үзенчәлекле хәтер ташы куярга кирәклеге турында да сөйләп узды.

“Рифат Әхмәтович тәкъдим иткән, татар җыр-моң сәнгатенең классик чыгышларыннан торган концертларны аягүрә басып ба­гарга кирәк, дип әйткәнем бар иде һәм минем өчен нәкъ шулай булып чыкты да. Ә “Туган тел” җырын бөтен зал торып басып җырлаганда, кыска срок эчендә чираттагы идеябезнең тормыш­ка уңышлы ашуыннан барлык­ка килгән канәгатьлек хисләре күңел түренә үтеп керде”, – дип үз хис-тойгылары белән уртаклашты Ирфан Таһир улы.

Концертны ачу өлешендә Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус шушы чарага юллаган Котлау хатын укыды. Ә Түбән Новгород өлкәсе буенча Федераль монополиягә каршы идарәсе хезмәте җитәкчесе Ленар Шәфи­гуллин тамашачыларны җылы сәламләде, концертны оештыру­чыларга рәхмәт белдерде.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*