tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «СӘРВИНАЗ» балетының яңа гасырда яңадан куелышы
«СӘРВИНАЗ» балетының яңа гасырда яңадан куелышы

«СӘРВИНАЗ» балетының яңа гасырда яңадан куелышы

2-3 декабрьдә «Московский» мәдәни үзәгендә Илһам Байтирәкнең Салих Сәйдәшев музыкасына нигезләнгән «СӘРВИНАЗ» балеты күрсәтелде.

Бу вакыйга татар балет сәнгате өчен тарихи мизгел булды. Озак көтелгән, берничә дистә еллык тарихы булган әсәр, ниһаять, тамашачыга тәкъдим ителде.

Балет башланыр алдыннан тамашачы әлеге әсәр тарихы белән танышып китте. Болгар балетын кую идеясе Салих Сәйдәшев һәм Гай Таһиров тарафыннан ерак һәм катлаулы 1948нче елда туа. Беренче исеме – «Гөлнара» була. Балет яшь парның Идел буе Болгары чорындагы фаҗигале мәхәббәте турында сөйли, әмма ул вакытта бу әсәргә сәхнәгә чыгарга насыйп булмый, чөнки балетны тыялар, ә музыкасын яшерәләр. Сакланып калган материаллар нигезендә 2002нче елда композитор Илһам Байтирәк заманча музыка теленә туры килә торган яңа балет иҗат итә. Балетның оригиналь музыкасындагы өзекләрдән тыш, Байтирәк Сәйдәшевнең башка көйләрен дә, шулай ук Кырым татарларының халык җырларын һәм шәрыкъ музыка фольклорының башка үрнәкләрен дә куллана.

Кызганыч, 2002нче елда спектакль кабат сәхнәдә яшәп китми. Хореография училищесы һәм балетмейстер Сания Хантимирова көче белән балетны тормышка ашырырга бик көчле һәм әһәмиятле омтылыш була һәм аның ярдәмендә куелыш өчен барлык кирәкле материаллар әзерләнә. Илшат Хәлиуллин балетмейстер Сания Хантимерова белән берлектә яңартылган либреттоны, ә костюмнар һәм рәсемнәрне рәссам Рушан Шәмсетдинов иҗат иткән.

Беренче концерт, яңа редакция барлыкка килгәннән соң 20 ел узгач, 2024нче елның декабрендә Солтан Габәши, ә соңыннан 2025нче елның августында «Печән базары» фестивалендә һәм сентябрь аенда милли музыка оркестрының 4нче сезоны ачылышында куела.

Иң башта сәхнә астында озын тукыма белән нәрсәдер капланган иде, ул җәймәне салдырып алгач, аннан милли музыка оркестры күренде. Тамашачы өстә артистларның биегәннәрен, ә аста оркестр уйнаганын карый алды. Фондагы борынгы Болгар шәһәре сурәте һәм геройларның милли киемнәре безне шушы чорга сәяхәткә алып китте. Бер кызыклы үзенчәлек итеп сәхнәнең ике кырыенда ике серле биючене атар идем, биюләре дә сәхнәдәге артистларны кебек классик жанр дип әйтеп булмый, киресенчә, заманча хәрәкәтләрдән гыйбарәт. Читтә торган ике образның кемнәр икәнен без инде аңлый башлыйбыз: уң яктагы егет Хәсән белән паралель бии, ә кыз исә Сәрвиназ белән бергә. Димәк, алар гашыйкларның күңел-җаннары сурәтләнеше дигән фикер туа. Алар гашыйкларның хисләрен, кавышу өметләрен бию аша чагылдыралар. Хәтта Хәсән яралангач та, аның җаны да авыртуын күрсәтә.

Сюжетка килгәндә, биредә хан кызы Сәрвиназ һәм Хәсән исемле гади егетнең трагик мәхәббәт тарихы тасвирлана. Алар тирәсендә символик образ – ак сандугач та бар, балет башында әйтеп кителгәнчә, һәр тамашачы үзенчә кабул итеп, ул символик образның нәрсә аңлатканын үзе хәл итә. Яшьләр бер-берсен бик сөяләр, әмма гашыйкларның арасына кызның әтисе кереп, аларны аера. Кызганычка ки, Хәсәнне сугышка алып китәләр, анда ул һәлак була. сөйгәненең үлеме турында белгәч, кайгысына чыдый алмыйча, Сәрвиназ да биеклектән ташлана. Шушы фаҗигадан соң аларның җаннары сәхнәгә менеп очраша. Бары тик фани дөньядан китеп кенә, гашыйклар бергә булалар. Реаль тормышта әти-әни ихтыяры, матди хәлдә зур аерма кебек нәрсәләр аларга киртә була. Ә чынлыкта мәхәббәт бүтән хисләр һәм теләкләрдән көчлерәк нәрсә бит ул, аны үзгәртеп, икенче кеше тарафыннан буйсындыру мөмкин түгел.

Балетның куелышында катнашкан команда:

Проект җитәкчесе – Сәидә Кадыйрова – Казан хореография училищесын тәмамлаган, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекеге артисты.

Балетмейстер-куючы – Мочалова Нинель – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле педагог-репетиторы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының элеккеге солисты.

Хореограф–куючы – Рафаэль Мустяков – «Яз» халык бию ансамбле җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты.

Режиссеры – Булат Гатауллин – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, «Алтын битлек» милли премиясе лауреаты.

Куючы дирижёр – Айдар Ниязов – милли музыка оркестрының дирижеры, композиторы, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры.
Балетның биючеләре арасында Казан дәүләт мәдәни институтының студентлары һәм Рафаэль Мустяков җитәкчелегендә «Яз» халык бию ансамбленең артистлары катнаша.

Илүзә Минһаҗева

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*