tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда “Ovoz” (“Голос”) проектында “Гөлҗамал” җырын башкарып дөньякүләм рейтингка кергән

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда “Ovoz” (“Голос”) проектында “Гөлҗамал” җырын башкарып дөньякүләм рейтингка кергән

Халкыбызның танылган яшь җырчысы, моңлы тавышлы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда узган “Ovoz” проектында татар халык җыры “Гөлҗамал”ны акапелла башкарып, ике тапкыр дөньякүләм рейтинг керде. Әлеге уңышы белән җырчы кызыбыз татар җырын, милли моңнарыбызны җир шарының төрле почмакларында яшәгән халыкларга ишеттерде, танытты.

“Голос” проектының Голландиядәге төп җитәкчелеге бәйге барган төрле илләрдәге нәтиҗәләрне туплап, иң яхшы башкарылган җырларны ачыклый һәм аларның рейтингын булдыра. Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган “Гөлҗамал” җыры да иң-иңнәр исемлегенә керә һәм ике тапкыр рейтингта үз урынын ала – татар халык җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнә. Бүген ул бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында “Дөнья” студиясендә әңгәмә барышында җиткерде. Рейтингта Сәйдә Америка Кушма Штатлары, Бельгия, Франция, Финляндия, Норвегия илләрендә барган проектлардагы катнашучылар янәшәсендә урын ала.

Исегезгә төшерәбез, Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда узган “Ovoz” проектында ярымфиналист булды. Моңарчы ул Мәскәүдә узган “Голос. Дети” проектында ( 2015) финалга чыккан иде.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*