ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Республикакүләм «Татар кызы – 2026»  бәйгесенең иҗади этабы үткәрелде
© Salavat Kamaletdinov
© Salavat Kamaletdinov

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Республикакүләм «Татар кызы – 2026»  бәйгесенең иҗади этабы үткәрелде

29 гыйнвар көнне, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Республикакүләм «Татар кызы – 2026»  бәйгесенең иҗади этабы үткәрелде. Биредә кызлар үз-үзләрен тәкъдим иттеләр, иҗади номерлар күрсәттеләр һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмә уздылар.

Жюри әгъзалары Хәлиуллин Алмаз Фирдәвес улы – Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясенең рәисе, Бөтендөнья татар конргессының махсус проектлар комитеты җитәкчесе, Идрисова Кадрия Рәис кызы – “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе, Татар кызы бәйгесенең остазы,  Зәйниева Резеда Рифат кызы – драматург, Татар кызы бәйгесенең сценаристы, Абдуллин Инсаф Фарут улы – телевидение дикторы, алып баручы, Татарстанның атказанган артисты, сәнгатьле сүз укыту буенча остаз, Закирова Ләйсән Рифгать кызы – Татарстанның атказанган артисты, Зө-ләй-лә төркеме солисткасы, музыкаль редактор, җыр осталыгы буенча остаз, Гатина Гөлназ Шәүкәт кызы – 2017 елның Халыкара татар кызы бәйгесе җиңүчесе, Республикакүләм һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты һәм оештыручысы, Сәләт яшьләр үзәгенең Сәләтле җәй үзәге җитәкчесе бәйгедә катнашучы кызларның татар теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләре буенча белемнәрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын бәяләделәр. Нәтиҗәләр буенча 20 ярымфиналчы арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды.

Финалга узучылар исемлеге:

Айсылу Абдуллина – Яр Чаллы шәһәре
Гөлназ Әхмәдиева – Балтач районы
Ясминә Гыйлаҗева – Әтнә районы
Аделина Җәлилова – Баулы районы
Сиринә Закирова – Балтач районы
Динә Зарипова – Балтач районы
Камилә Минһаҗева  – Мөслим районы
Диана Новосёлова – Апас районы
Гөлназ Рәшитова – Әгерҗе районы
Алия Сафина – Актаныш районы
Ризәлә
 Сибгатова – Лаеш районы
Нәзирә Хәкимова – Әтнә районы

Кызларны чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы сынауларда уңышлар телибез!

«Татар кызы» проектын Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында гамәлгә ашыра. Анда 18-27 яшьлек кияүдә булмаган кызлар катнаша ала.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*