Бүген, 1 нче декабрь көнне, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы буенча матурлык, сәләт һәм милли традицияләр – Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабы узды.
Жюри әгъзалары арасында Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Алмаз Фирдәвес улы Хәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла һәм шагыйрә, драматург, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалының сценарий авторы Резеда Гобәева бар иде.
Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәттеләр. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде.
Алмаз Хәлиуллин финалга узган кызларның татар телен әйбәт белүен ассызыклады.
«Мин бүген бик шатланып утырдым. Сезнең сәләтегезне, билгеле, киемгә һәм талантыгызга карап кына түгел, ә күңел матурлыгына карап та бәяләдек. Милләтпәрвәр, милли җанлы булуыгыз өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә татар кызы исемен горур йөртүегезне телим», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова «Татар кызы»ның матурлык бәйгесе генә түгел, шулай ук акыл бәйгесе булуын да искәртте.
«Ни дисәк тә, хатын-кыз бәхете өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – әлбәттә, уңышлы кияүгә чыгу. Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы ул – Ана булу. Шуның өчен татар кызы үзенең тормышын дөрес көйли белергә тиеш. Йөрәк кушканча гына түгел, акыл белән тормышка үзегезне әзерләргә кирәк», – диде ул һәм кызларга уңышлар теләде.
Ярымфиналга узган кызларны һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз!



