tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәйдәшнең үзенә лаеклы игътибар юк әле
Сәйдәшнең үзенә лаеклы игътибар юк әле

Сәйдәшнең үзенә лаеклы игътибар юк әле

Быел Сәйдәш аланына җыелган халык әнә шундый уртак фикергә килде. Сәнгать бәйрәме ничектер сүнеп-сүрелеп бара кебек. Аны үткәрү Камал театры җилкәсенә калган. Монда элеккеге кебек бишәр оркестр да юк, халыкка барыр өчен автобус та билгеләнмәде. Камал театрының ике автобусына артистлар, уен кораллары, азык-төлек, кием-салым һәм читтән берничә кеше генә сыйды. Матур башлангычны дөрләтеп җибәрер өчен нәрсә җитми соң?

Билгеле булгача, Югары Ослан районы, Кызыл Байрак авылында әлеге бәй­рәмне театр директоры Шамил Закиров, баш режиссеры Марсель  Сәлимҗанов оеш­тырып җибәргән иде. Камал театры артистлары чүп баскан аланны чистарткач, сәхнә, тора-бара шушы тирә­дә мәчет, аннары истәлек ташы барлыкка килде. Бу хакта музыкант, Та­тар­станның халык артисты Фуат Әбүбә­ке­ров менә ниләр сөйли:

– Бу бәйрәм 18 ел бара. Бик көчле башланып киткән иде ул. Районнардан кадәр ки­ләләр иде. Чөнки теплоходлардан кала, халык өчен өс­тәмә 8-9 автобус билге­лән­­де. Күрәсең, дөньялар катлауланды, Сәйдәшне кү­тә­рер­гә мөм­кинлегебез чамалы. Кем ул Сәйдәш? Әл­бәттә, композитор. Шулай бул­гач, бу бәй­рәмдә мин композиторларны күрергә теләр идем. Мәсгут Имашевтан кала мин монда башка композиторны күрмә­дем. Гомумән, һәрбер иҗади берлек әлеге бәй­рәмгә үз өлешен кер­тергә бурычлы, дип уйлыйм. Композиторлар берлеге бәй­рәмне үз өстенә алырга, тиеш дип саныйм. Бүген без­гә ярдәм кирәк. Бу чараны берничек тә сүнде­рергә ярамый.

Салих Сәйдәшев әсәр­ләре бүген бигрәк тә кирәк. Алар яңгыраганда, халык кү­ңе­лендә татар яңгырашы яшәя­чәк әле. Композитор Мәсгут Имашев әнә шундый фикердә:

– Башкаручылар, яшьләр белән мавыгып, Сәйдәшне оны­талар. Башкаручылар дим, җырчылар белән бутый күрмәгез. Халык исә Сәйдәш моңнарын онытмый. Чөнки ул халыкның күңеленә якын. Шунысы әрнетә: радио-те­ле­­ви­дение аның әсәрләрен бик аз яңгырата, аерым башкаручылар да репертуарларына сирәк алалар. Ул һәр­бер концертта яңгырарга тиеш, ми­немчә. Шул вакытта һәр тың­лаучы аны исенә төшерәчәк, җыр тыңлаган мизгелдә генә булса да, аның кичерешләре белән яшәячәк. Бердәнбер “Совет Армиясе маршы”н онытмыйлар. Бу әсәр тимер юл вокзалында да яңгырый әле, бәйрәмнәрдә дә искә тө­шерәләр. Оркестрлар исә сирәк башкара. Гениаль әсәр юкса. Күзәтүләрем кү­ңелсез: Сәйдәш аланына йөрүче халык елдан-ел кими. Чөнки бу аланга игътибар җитәрлек түгел. Элек бит өстәмә автобуслар, теплоходлар оештыралар иде. Бүген бер теплоход та килмәде. Җитәкчеләр – Мә­дәният министрлыгы, Ком­­позиторлар берлеге, республика җитәк­че­леге игътибар итсә, ул көчле үтәр иде. Әлегә театрга гына ки­рәк шикелле килеп чыга. Таш куйганга да дистә еллар вакыт үтте. Аны Марсель Сә­лим­җанов инициативасы белән урнаштырдылар. Ул урында Сәй­дәш һәйкәле булырга тиеш иде. Ташы калды, урыны калды, һәйкәл юк. Һәйкәл булса, ул халыкны үзенә тартыр иде. Бүген халыкка рухи яктан Сәйдәш бик кирәк. Чөнки ул – әсәр­ләрен пентатоникага нигез­ләнеп язган композитор. Ди­мәк, аның музыкасы яшәсә, халык кү­ңелендә чын татар яңгы­рашы яшәячәк. Шуңа Cәй­дәш мирасына игътибар итәргә кирәк, ә игътибар җитми. Бауман урамында нинди генә музыка яңгы­ра­мый, ә Сәйдәш юк.

Камал театры артисты Раил Шәмсуаров исә, бәй­рәм­нең күтәреләчәгенә шик­ләнми. Ләкин яшьләрне тартып торсын өчен, башка ысуллар кирәк, ди ул. Юкса, ул бертөслегә әйләнгән икән инде:

– Тормыш тигез юлдан гына бармый, һәрбере­без­нең күтәрелгән чагы була, тукталып калган чагы була. Сәйдәш аланы бәйрәменең дә әнә шундый тыныбрак кал­ган чагы. Миңа калса, кү­тәрелеп китәчәк әле ул. Үзем дә күпме җим алып китәм, күпме әсә­рен өйрәнергә ки­рәк дип күңелгә салып куйдым.  Яшь­ләр күбрәк булсын иде монда. Бәлкем аларга бәйрәмне башкарак рухта оештырырга да кирәктер.

Композиторның оныгы Валерий Сәйдәшев исә, бабасы мирасы халык күңелендә онытылмаячак ди:

– Ничек кенә булса да, Татарстанның музыкаль гение саналган шәхес онытылмаячак. Аны барысы да белә. Яшьләр бәлкем аны белеп бетермидер, әмма музыкасын ишеткән бер генә кеше дә аңа битараф кала алмый.
Салих Сәйдәшевнең даими тамашачысы, үз фанатлары бар. Автобус бил­ге­­ләнмәү дә киртә түгел аларга, үз маши­­­­на­­­ларын­­­да кил­гән­нәр. Шун­­дыйларның бер­­­­се – режиссер Лима Кустабаева. Ул Казанда Салих Сәйдәшевне искә алу чаралары үткәрә, төр­ле бәйрәм­нәр оештыра.

– Күптәннән бара бу бәйрәм, Аллага шөкер, тукталып калмады. Дөрес, мондый чаралар күбрәк булырга тиеш. Чын милли әсәрләргә бу заманда игътибар җитәрлек түгел. Шуңа күрә, күңел кушканга Сәйдәш һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” дигән бәйрәм оештырдык бит инде. Дүртенче елын тутырган бу чарага бишәр оркестр катнашырга килә. Ә шулай да, Сәйдәшкә үзенә тиң игътибар юк әле, – ди режиссер.

Бәйрәмдә мәдәният ми­нис­тры урынбасары Эльвира Камалова да катнашты. Ул Камал театрына, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Югары Ослан җитәкчелегенә һәм тамашачыга килгәне өчен рәх­мәт әйтте һәм истәлек ташына чәчәк салуда катнашты. Сәй­дәш­кә бәйле сорауларны кузгатучы булмады. Эльвира Камалова да аларны искә тө­шерүне кирәк тапмады.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*