Меңләгән катнашучы, йолдызлы жюри, иң матур җырлар! «ШАЯН ТВ» каналында «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең 2нче сезоны башланды. Аның максаты – татар халык җырларын популярлаштыру, сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Үзенчәлеге: катнашучылар бары тик татар телендә генә җырларга тиеш.
Фестивальгә 6-14 яшьлек балалардан 1000гә якын гариза кабул ителде. Шулар арасыннан мәртәбәле жюри 32 катнашучыны чираттагы этапка сайлап алды. Әлеге катнашучылар өчен, «ШАЯН ТВ» каналы сайтында 31нче августка кадәр тавыш бирү бара. 20 июльдән 31 августка кадәр узган онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, иң күп тавыш җыйган балаларны ярымфиналда йолдызлы жюри бәяләячәк. Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар уздыру да планлаштырыла. Ә җиңүчеләрне исә зур бүләкләр көтә.
Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, гомумән, татар халкының матур җырларын танытырга ярдәм итә. Тавыш бирү ссылкасы – https://shayantv.ru/seilen/vote/