Казан шәһәре кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Беренче Бөтенроссия «Хәтер бакчасында…» дип исемләнгән конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Язучылар берлеге, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Казан кооператив институтының Дәрдеменд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте.
Бәйгедә Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы 2 нче дәрәҗәдәге дипломга ия булды! Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
– Бәйрәмнән соң балалар уен мәйданчыгында рәхәтләнеп ял иттеләр. Аларга шушы мөмкинлекне тудырган мәктәп һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде җитәкчеләре Әминә апа Сафиуллина.
Чыганак: https://tulachi.ru