Галимнәр әйтүенчә, күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең кайбер кулъязмалары әле һаман да яхшылап өйрәнелмәгән. Хәтта Ташкичү авылында аларның бәрәңге бакчасында баз булган, Мәрҗани китаплары шунда ташылган, дигән гыйбарә дә йөри. Имеш бу турыда авылның бер әбисе сөйләп калдырган.
Ачыкланмаган нәрсәләр күп. Тарихыбызда тирән эз калдырган Шиһабетдин Мәрҗанине, аның кулъязмаларын өйрәнергә дә өйрәнергә әле. Ташкичү мәктәбендә республика күләмендә галимнәр, дин әһелләре белән берлектә “Мәрҗани укулары”н үткәрү әнә шул максатны күздә тотып оештырылган. Анда Казаннан Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галиме Фәрит Яхин, КФУ галимәсе Рәсимә Шәмсетдинова, Ш. Мәрҗанинең туганнары, район мөхтәсибе Раил хәзрәт, “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Зәкуан, музей хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар катнашты. Әлеге чараны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов ачып җибәрде. “Буыннарның бердәмлеге дәвам итәр”, – дип ышандырды ул.
Ш. Мәрҗани мирасын өйрәнү 5 секциядә алып барылды. Мәртәбәле жюри алдында 77 укучының чыгышы тыңланды. Хәйран кыю чыгышлар бар иде. Арчаның 2нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлфинә Җәләлиеваның бернәрсәдән карамыйча сөйләве, үз фикере булуы сокландырды.
– Ш. Мәрҗани күп телләрне, күп фәннәрне белгән, татар ханнарын барлаган, – дип сөйләде Гөлфинә. – Шиһабетдин хәзрәт музыка кешене тынычландыра, анда үзеңә таяныч табасың, дип музыканы таныган. Мәрҗанине югары сыйныфка җиткәч кенә түгел, кечерәк сыйныфларда да өйрәнергә кирәк.
Ташкичү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рәсүл Галиев авылдашын шулай ук кызыксынып өйрәнгән.
– Ш.Мәрҗани көрәшче булган, авыл тарихы турындагы мәгълүматларны, каберлекләрне өйрәнгән. Ташкичү авылына якынча 1717 елда нигез салынган.
Ташкичү авылына 300 ел, Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел.
Галим Фәрит Яхин Ш. Мәрҗани турында кызыклы истәлекләр сөйләде:
– Ш. Мәрҗани дини кеше булса да, музыканы тыймаган, Нәүрүз бәйрәмен үткәрү ягында булган алдынгы карашлы шәхес. Кабан күлендә музыкалар тыңлап, шигырьләр укып, көймәдә йөргәннәр. Язуы гаҗәеп матур булган. Үзе дә матур, мәһабәт кеше. Көрәшкән. Затлы киенеп, шәп атларга утырып, туган авылын әйләнеп уза торган булган. Ул бит аны зыялылыкны, мәгърифәтле булуның көчен күрсәтер өчен эшләгән. Болгар тарихын ачыклаган. Башка илләр дә укый алсын, татарларны белсеннәр өчен гарәп телендә язган. Европа галимнәре таныган шәхес ул. Төркия язучысы Әхмәд Мидхәт (1913–1983 елларда яшәгән) үзенең истәлекләрендә: “Ш. Мәрҗани миңа кереп, сөйләшеп утырды бит. Белмәдем мин аның Шиһабетдин Мәрҗани икәнен. Аңлагач, артыннан йөгереп чыктым, китеп барган иде инде”, – дип, үкенечле уйлары белән уртаклашкан. Лондонда күренекле шәхесләр, галимнәр арасында Ш. Мәрҗанинең дә фотосүрәте эленеп тора.
Очрашуга кайткан Ш. Мәрҗани оныкчыгы, 68 яшьлек Гөлзада ханым Мостафина үзе турында болай дип сөйләде:
– Бабай Мәрҗани кызы Һава, Һаваның кызы Гайшә, Гайшәнең кызы минем әни Суфия һәм менә мин. Барыбыз да югары белемле, укымышлы. Әнине мулла кызы дип, Казан авиация институтында укыганда куып чыгарганнар…
Казаннан кайткан Ринат Габделвәлиев та Ш.Мәрҗанинең оныкчыгы иде.
– Очрашуга менә улым Айрат та кайтты, – дип таныштырды ул үзе белән. – Әни Галия микробиолог иде. Доктор, фән кандидаты. Ә үзем төзелеш институтын тәмамладым. Улым Мәскәүдә югары сәүдә белеме ала.
– Элек безнекеләрне мулла кызы, мулла малае дип, институтта укытмаганнар, – дип сөйли Ш. Мәрҗани оныкчыгы Сәйдә ханым.
Гөлзада ханым әнисе Суфия апа төзегән шәҗәрә-схеманы да (кулдан эшләнгән) үзе белән алып килгән.
Язучы, журналист, публицист Мәхмүт Галәү дә Ш. Мәрҗанинең туганы. Ш. Мәрҗани Мәхмүт Галләүнең әтисе Галәветдин белән бертуганнар. Ш. Мәрҗани белән М.Галләү һәйкәлләре Ташкичү мәктәбе бакчасында янәшә эшләнгән.
…Ш. Мәрҗани укуларының йомгаклау өлеше Ташкичү мәдәният йортында булды. Укучыларның хезмәтләренә бәя бирелеп, бүләкләр тапшырылды.
Язмамны Шиһабетдин Мәрҗанинең тел турындагы сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Мәгърифәтче,…мөмкин кадәр үз телеңне сакларга тырышырга кирәк, дигән.
Румия Надршина
arskland.ru