25-31 март көннәрендә Курган өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре узды. Курган өлкәсенең Целин, Шумиха, Әлмән, Сафакул, Шадрин, Шатров районнарында һәм өлкә башкаласында Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Закирова, Ләйсән Мәхмүтова, артистлар Алсу Вәлиуллина, баянчы Булат Хисмәтов җирле җитәкчелек, татар конгрессы бүлекчәләре активистлары белән эшлекле очрашуларда катнаштылар, тамашачыга халкыбызның җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Шушы көннәр кысасында Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының киңәйтелгән утырышы да узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә Курган өлкәсенә килгән делегация иң беренче булып Шадрин каласындагы “Дуслык” татар-башкорт оешмасында булдылар. Бу оешма 1995 елда оеша. Аның беренче җитәкчесе – Гайнуллина Заһидә Шәех кызы. 3000гә якын милләттәшебез яшәгән Шадрин каласында татар оешмасына 2009 елда яңа бина бирелә. Бүген бу йортта татар тормышын яктырткан музей да эшләп килә.

350 еллык тарихы булган Шадрин шәһәрендә барлыгы 80 000 халык яши. Әйткәнемчә, 3000 гә якыны милләттәшләребез. “Татарлар булдыклы, эш сөючән халык”, диде шәһәр башлыгы Людмила Новикова Казаннан килгән делегация белән очрашуда. Бу очрашуда шулай ук Шадрин районы башлыгы Владимир Осакин һәм милли активистлар да катнашты. Сөйләшү вакытында шәһәр башлыгы каладагы икътисадый тормышка күзәтү ясап алды. “Халыкка эшләргә эш бар. Без бай да түгел, ярлы да яшәмибез”, диде ул. 2016 елның 20 декабрендә иман йорты да төзелеп бетеп, халыкка тапшырылган. Ике ел рәттән шәһәрдә сабан туен уздырганнар Быел да җыеналар. “Ураза вакытына гына туры килмәсен”, дип үз теләкләрен җиткерделәр очрашуга җыелган милләттәшләребез. “Милләттәшләребез өчен туган телебезне өйрәнергә, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләребез, йолаларны саклап калырга шартлар тудырсагыз иде. Бу биредәге татарларның теләге. Монда булдыклы халкыбыз яши. Без төбәкләрдәге хакимиятләр белән кулга-кул тотынып эшләргә телибез. Сезнең белән дә шулай булыр дип ышанабыз”, диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров. 
Җылы рухта узган әлеге очрашудан соң, Казан кунаклары районның Йолдыз авылына юл алды.







