tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шадринск шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар
Шадринск шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар

Шадринск шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачтылар

Бүген, 2 ноябрь,  Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре башлыгы Антон Мокан һәм башкалар катнашты.

Чара барышында шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, батырлыклары турында сөйләделәр һәм аның хөрмәтенә җырлар җырладылар. Алга таба җыелганнар герой истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Бюст Хәрби дан скверына урнаштырылды. Эшнең авторы – танылган татар һәм Россия сынчысы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән Винера Абдуллина.

Һәйкәлне ачу тантанасыннан соң Хәрби дан скверына яшь агачлар утыртылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*