Чаллының 14 гимназиясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Диктантны, укучылар һәм укытучылар белән беррәттән, әти-әниләр дә язды. Алар арасында «Татар-информ» хәбәрчесе дә бар иде.
Әлеге акция инде күп еллар дәвамында телгә игътибарны арттыру, татарча дөрес язарга өйрәтү максатыннан оештырыла. Быел диктант өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәятеннән өзек сайланган иде. Аны аңлаешлы һәм төгәл итеп Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Шәйхетдинов укыды.
«Мондый чаралар безнең телне үстерүгә, киңәйтүгә бер этәргеч дип уйлыйм. Менә бит, укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә кызыксынып, телебезне хөрмәтләп килгәннәр. Диктант алдыннан балалар белән аралашып алдым, аларның чиста итеп татарча сөйләшүләренә сөендем. Мондый чаралар ешрак уздырылсын иде. Алар телебезнең чисталыгына игътибар юнәлтү максатыннан да кирәк», – дип билгеләп үтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Айрат Шәйхетдиновның «укытучы» ролендә үзен беренче тапкыр сынап каравы. «Мондый тәҗрибәм булмагач, яшем дә булгач, бераз югалып калдым дип әйтмим, әмма каушау хисләре булып алды», – дип уртаклашты ул.
Уку йортына, белемнәрен сынып карарга, егермеләп әти-әни килгән иде.
«Диктантны икенче тапкыр язуым инде. Бер дә авыр булмады, текст та бик ошады, мәгънәле, тәрбияви. Күптән диктант язганым булмаганга, бераз борчылып та алдым», – дип сөйләде Ләйсән Хадиева.
Гимназиянең татар теле укытучысы Гөлназ Әгъләмҗанова сүзләренчә, быел бу чара Айрат Шәйхетдиновның да килүе белән үзенчәлекле. Аның сүзләренчә, укучылар «Татарча диктант»ны язып бетергәч тә таралырга ашыкмаган. «Шагыйрь белән җанлы әңгәмә булды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен тыңлау бәхетенә дә ия булдык», – диде ул.
Диктант нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак, һәр кеше үз билгесен «Татарча диктант» сайтына кереп карый ала.
Чыганак: tatar-inform.tatar

