ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрә хөрмәтенә конференция узды
Шагыйрә хөрмәтенә конференция узды

Шагыйрә хөрмәтенә конференция узды

Буа районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә җирле шагыйрә Динә Камалетдинова исемендәге  l республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Чарага Ульяновск өлкәсе, Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан укучы балалар килде. Катнашучылар 6 төрле секциядә үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Рәдиф Сәгьди, Йолдыз Шәрапова, Галия Гайнетдинова катнашындагы жюри төркемендә “Ак калфак” оешма кызлары да эшләде. Беренче тапкыр оештырылган бу чара иҗади бәйрәмгә әйләнде. Динә Камалетдинованың җырларын танылган җырчылар башкарды. Укучылар шагыйрәнең иҗатын  ныклап өйрәнгән, һәрберсенең чыгышы “5″ле билгесенә бәяләрлек булды.

Конференция  азагында катнашучыларга матур теләкләр әйтелде, җинүчеләргә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең дипломнары тапшырылды. Укучылар Динә апанын үзе белән аралашып, истәлеккә фотога да төштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*