tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шакиров Данис Фәнис улы җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Җөмһүрияте башкаласы Каһирәгә килде
Шакиров Данис Фәнис улы җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Җөмһүрияте башкаласы Каһирәгә килде

Шакиров Данис Фәнис улы җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Җөмһүрияте башкаласы Каһирәгә килде

Шакиров Данис Фәнис улы җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Мисыр Гарәп Җөмһүрияте башкаласы Каһирәгә килде.  Эш сәфәренең беренче көнендә Мисырда гомер итүче милләттәшләр белән очрашу узды. Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламнәр җиткереп, конгресс проектлары турында сөйләде. Ленара Кутеева конгрессның чит илләрдә гомер итүче татарлар белән бәйле эшчәнлеге турында мәгьлүмат бирде. Гарәп Мисыр Җөмһүриятенең “Мисыр” ассоциациясе рәисе вазыйфаларын башкаручы Регина Әхмәдиева оешманың төзелү тарихы, биредәге татар тормышы, башкарган проектлары турында сөйләде. “Туган авылым” милли-туристлык комплексын гамәлгә куючы, Татарстан Республикасы Рестораторлар һәм Отельерлар ассоциациясе вице-президенты, Татарстан Республикасы Грэпплинг федерациясе вице-президенты, “Туган батыр” проекты авторы Радик Абдрахманов “Туган батыр” проектын тәкьдим итте.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен  Данис Фәнис улы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге Рәхмәт хатлары исеменә ия булучылар: Гарипов Рамил Марат улы, Кирасирова Гүзәл Әнвәр кызы, Насыйрова Мәрьям Ярулла кызы, Темирханова Мәликә Искәндәр кызы, Усманов Исхак Наил улы, Усманов Якую Наил улы, Усманова Зәнфирә Гали кызы, Филик Әминә Вильсор кызы, Хөснетдинова Альбина Рәшит кызы, Әхмәдиева Регина Ришат кызы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*