2-3 июль көннәрендә Татарстанның Мөслим район үзәгендә гөрләп узган киң масштаблы милли бәйрәмебез – XI Бөтенроссия авыл сабан туе турында кайнар эздән киң иттереп язып чыккан идек инде. Әмма ләкин безнең редакция хезмәткәрләреннән тыш, бу чарада Нижгар төбәге делегациясе составында хөрмәтле кунаклар буларак катнашкан башка милләттәш-якташларыбыз да бар иде. Бу хакта аларның да уй-фикерләрен, хис-тойгыларын белер өчен: “Мөслим сабан туеннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?” – дип сораштык һәм аларның кайбер җавапларын сезнең игътибарга да тәкъдим итәргә булдык.
Фәрит АЙМАЛЕТДИНОВ, Сергачтагы “Татар Радиосы” директоры һәм Татар милли үзәге җитәкчесе:
– Мөслимдә шаулап-гөрләп узган авыл сабан туе анда катнашкан, шулай ук аның трансляциясен туры эфирда телевидениедән караган барлык халыкны, чын мәгънәдә, шаккатырды. Мондый югары дәрәҗә сабантуйның моңа кадәр булганы юк иде һәм якын елларда, минемчә, булмас та. 2022 елда XII татар авыллары федераль сабан туе, Аллаһы бирсә, Мордовиядә булачак һәм әлеге төбәк хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоров сабантуй символы – “Тулпар ат”ны кабул иткәч, күп итеп акча бирелгән очракта да, безнең Мөслим җирлегендәге югарылыкта бәйрәм оештыру мөмкинлекләребез юк, дип яшерми-нитми әйтеп салды хәтта.
Сүз уңаеннан, тагын шунысы күңелгә уелып калды – халык рәхәтләнеп ял итсен өчен милли бәйрәмебезне үткәрү проектының һәръяклап тикшерү узуына һәм аны тормышка ашыру өчен искиткеч күп көч куелуына шик юк, биредә бар нәрсә төптән уйлап эшләнелгән, чит җирләрдән килгән кунакларга, мөслимлеләргә якыннары, туганнары белән очрашып, утырып чәй эчү, көрәш, ат чабышларын, концерт карау, җырлау һәм бию, милли уеннарда катнашу, татар утарларында җирле халыкның тормыш-көнкүрешен яктырткан, шул исәптән Казан кооперция институты әзерләгән татар ашлары һәм башка күргәзмәләр белән танышу мөмкинлекләре тудырылган иде.
Әйтергә кирәк, монда яшәүче халыкның культура дәрәҗәсе дә бик югары, димәк, аны яшьтән тәрбияләү өчен биредә даими, эзлекле эш алып барыла, олысы-кечесе яттан белергә һәм үтәргә тиешле “Мөслимлеләрнең әхлак кодексы” моңа ачык дәлил.
Бәйрәмдә шаккатырган нәрсәләр күп булды, иң мөһиме – бөтен җирдә чын милли рух сизелде, Татарстанның төрле районнарыннан, башка төбәкләрдән килгән татар халкы үзен лаеклы итеп күрсәтте.
Надир ВАХИТОВ, Пильна районы эшмәкәре, Иске Мочали:
– Беренчедән, татарларның бердәмлеге сокландырды. Биредә илебезнең татарлар яшәгән барлык регионнарыннан делегацияләр катнашты һәм һәрбер төбәк үзенә генә хас булган нәрсәләрне күрсәтте, шуңа да сабан туенда булган һәр кеше үзе өчен нидер алды, тәҗрибә туплады.
Икенчедән, бу илкүләм чараның искиткеч югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләп үтәр идем. Ничек шулай бернәрсәне дә онытмыйча, барысын да алдан күзаллап эшләгәннәр – искитәрлек.
Һәр килгән делегацияне матур итеп каршы алу да онытылмас тәэсирләр калдырды, шуңадыр да Мөслим җиренә беренче аяк басудан алып, саубуллашканчы үзебезне бик тә кадерле кунак итеп хис иттек. Бу хисне безне кундырган хуҗаларның якын кешеләргә генә була торган җылы, ягымлы мөнәсәбәте тагы да арттыра төште, хәтта бүләкләргә хәтле бирделәр. Инде андагы чисталык, тәртип турында әйтеп тә торасы юк. Аннары шунысы да игътибарны җәлеп итте – бәйрәмдә бер генә дә исерек кеше күренмәде. Бу инде тулаем район халкының итагатьле, тәртипле булуын исбатлый. Кыскасы, беренче минуттан соңгысына кадәр безне хуҗаларга, оештыручыларга карата булган соклану һәм рәхмәт хисе ташламады.
Шәмил АЙСИН, күренекле эшмәкәр, Чүмбәли:
– Ел саен мөмкин булган кадәр якын һәм ерак сабантуйларда булырга тырышам, башка регионнарга да чыгып йөрим, әмма Мөслимдәге кебек искитәрлек зур сабантуйның инәсеннән алып җебенә кадәр уйлап оештырылганын күргән юк иде һәм андый милли бәйрәм, миңа калса, бүтән булмаячак та. Ул, чын мәгънәсендә, гади халык өчен оештырылган иде. Безнең сабантуйлардагы төсле, сату нокталары, учак төтене җәяүле йөрешкә бер дә комачауламады, чөнки алар өчен җайлы махсус урыннар эшләнгән. Тәртип сакчылары да, исерекләр дә күренмәде. Концерт, көрәш һәм ат чабышларын тамаша кылыр өчен дә җайлы трибуналар ясалган. Урман биләмәләре күп булгангадыр, күп нәрсәне агачтан эшләгәннәр, хәтта талчыбыклардан ясалган әйберләр дә ландшафт дизайнына урынлы һәм файдалы итеп урнаштырылган, һәрбересе хәйран калырлык.
Бездәге төсле, автомобильләрне аткыры-тоткыры бәреп калдырмас өчен, таш-ком белән сипләнгән өч зур махсус мәйдан автомобиль белән сабантуйга килгән халыкка хезмәт күрсәтте. Алардан теләсә кайсы вакытта чыгып китәргә мөмкин иде, чөнки “автопарковкаларда” барысы да җентекләп һәм аңлаешлы итеп тамгаланган, шуның өстенә волонтерлар да бу юнәлештә ярдәмгә килергә әзер торды.
Мөслимнең төзеклегенә килгәндә, Россиядә авыл стилендәге бүтән андый торак пунктлар юк. Безнең главаларга шул максатка зур күләмдә акча бүленеп бирелгән очракта да, тиешле нәтиҗәгә ирешүчеләр булмастыр.
Мөслимне җәяүләп тә йөрдем, автомобиль белән күрше авылларга да чыгып кердем һәм, искитмәле хәл, аларда да тәртип. Бер генә таушалган каралты да, урам-тыкрык буйларында төзелеш материаллары да аунап ятмый, чүп үлән баскан ишегаллары да юк.
Мөслим районының социаль-экономик һәм иҗтимагый-сәяси тормышы белән дә кыскача гына таныштым. Район бюджетын күбрәк шушы җирлектә эшчәнлекләрен җәелдергән эшмәкәрләр тулыландыра һәм аларга республика да берникадәр ярдәм итә. Мәсәлән, “Агромастер”ны гына алыйк. Совет чорындагы сельхозтехника базасында бүген заманча авыл хуҗалыгы техникасы җитештерәләр, 10 мең гектар җир эшкәртәләр. Башка берәр эре фермер киң күләмдә терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнә, гаилә фермалары да күп. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә, кече хуҗалыклар өлеше дә елдан-ел арта бара.
Кыскасы, Мөслим артыннан җитәргә ерак, шуңа да бу өлкәдә безгә нык тырышырга, түрәләргә, беренче чиратта, гади халык турында уйларга кирәк. Урыннарда нинди дә булса җитештерүчәнлек нокталары ачмаганда, авылларыбыз озак яшәмәячәк.
Иршат АБДУЛКӘРИМОВ, КФХ җитәкчесе, Зур Рбишча:
- Мөслим районында узган Бөтенроссия авыл сабан туеннан көч-дәрт алып, рухланып кайттым һәм халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, рухи байлыгын саклап килгән әлеге бәйрәмне әле озак еллар искә алырмын. Безнең Нижгар делегациясе вәкилләренең кайсы белән генә сөйләшмә, барысы да беравыздан сабантуйның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтә. Татарстан белән Башкортостан чигендә урнашкан район үзәге – Мөслим авылының төзеклеге, чисталыгы, район предприятиеләренең һәм учреждениеләренең бүгенге эшчәнлеге, халкының тормыш-көнкүреше, кунакчыллыгы турында әйтеп тә тормыйм, бу турыда “Туган як” тәфсилләп язып чыкты инде. Ә менә андагы матурлыкны күреп, тәҗрибә уртаклашып кайтыр өчен безнең төбәк район һәм авыл башлыкларына, эшмәкәрләренә бу җирлеккә эшлекле сәфәр оештырылса, бик урынлы булыр иде, минемчә.
Ә шәхсән минем өчен иң истә калганы – милли бәйрәмнең масштаблыгы, бизәлеше, сабантуй мәйданында эшләгән “Татар базарларының” җирле продукция генә тәкъдим итүе булды. Шулай ук ат чабышларының югары дәрәҗәдә узуын да билгеләп үтәсе килә. Татар токымлы атлар беренче булып аерым узыштылар. Ә бу ярышның пони атларының махсус арбаларга җигелгән килеш балалар идарәчелегендә тәмамлануы сокланырлык, шаккатыргыч күренеш иде. Кыскасы сабантуй уңышлы, гөрләп узды, оештыручыларга зур рәхмәт!
Харис ХАКИМОВ, “Ачка” хуҗалыгы рәисе, “Сергачский” полициясенең иҗтимагый советы җитәкчесе.
– Тәэсирләр турында сөйләп тә бетергесез, барысы да искиткеч. Мондый регионара чараларның файдасы, кирәклеге дә бәхәссез – алар халыкны, бу очракта илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштерә, күп кенә дуслар, хезмәттәшлек итәрди партнерлар таптык.
Җирле халыкның кунакчыллыгы да сокландырды – барыбызны да хуҗаларыбыз якын туганнарыдай ачык йөз белән каршы алып, мунчалар ягып, мул табын корып хөрмәтле кунак иттеләр, әле дә булса интернет челтәрендә аралашып торабыз.
Сабантуйга килгәндә, аның оешканлыгы, вак-төягенә кадәр уйланылып эшләнгәне шаккатырды, бу өлкәдә безгә алардан әле күпкә өйрәнәсе бар.
Ә инде бар җирдә дә булган чисталыкны, тәртипне күреп ис-акыл китте. Безнең яклардагы чүп үлән баскан кырлар, каралмаган әрәмәлекләр, авылларда түгел, хәтта район үзәкләрендәге багылмаган урамнар, чүп-чар, тирә-ягы чабылмаган тротуарлар Мөслимнән кайткач тагы да катырак күзгә бәрелә.
Татарстан хөкүмәтенә, аерым Мөслим районы җитәкчеләренә, барча халкына шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәттән гайре сүз юк. Безне шушы грандиоз сабантуйга Нижгар төбәгеннән делегат итеп юллаган Сергачтагы “Татар милли үзәге”нә дә рәхмәтлемен.
Хайдәр МӘЛИКОВ, Пильна районының алдынгы фермеры,Сафаҗай:
Мөслимдә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлак кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын чагылдырган милли бәйрәм – Сабантуй гөрләп узды. Аның югары оешлыгы шаккатырды! Минем карашка иң мөһиме – әлеге милли чарада аракыга урын юк иде. Ә шашлык, пылау, камыр ашлары һәм башка, халыкка тәкъдим ителгән хәләл ризыклар хакы арзан, намаз уку урыннары булуы күңелемә тирән йогынты ясады. Бездә, киресенчә, сабантуйларда азык-төлеккә, эчемлекләргә сорау зур булганга, бәяләрне “күккә кадәр күтәрәләр”. Шуны да әйтергә кирәк, биредә төрле дәрәжә түрәләр дә, халык кебек үк гади, борынын күтәреп йөрми, аралаша, сорауларга җавап кайтара. Аерым чатырларга качып “бәйрәмнәмиләр”.
Икмәк булса, җыр да була, диләр. Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган – кул белән чәчкән чорларда да, хәзерге югары технологияләр заманында да. Шуны истә тотып, милли бәйрәмебезне оештыручылар җирле авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен дә булдырган. Анда заманча техника берәмлекләре, аларга запас частьләр һәм башка аграр товарлар тәкъдим ителде. Фермер буларак, мин бу экспозиция белән бик кызыксындым. Үземә бик күп кирәкле информация алдым, эшлекле элемтәләр булдырдым. Районның алдынгы аграр хуҗалыклары тәҗрибәсе белән дә җентекләп таныштым. Киләчәктә Мөслимнең махсус оешмаларыннан аграр техника һәм башка кирәк-яраклар сатып алу мөмкинлеген реаль күзаллым.
Мөслимдәге дусларым тәкъдиме буенча, ТНВ телеканалының “Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручыга интервью да бирдем.
Безне, Нижгар делегациясен, югары дәрәҗәдә каршы алып, сый-хөрмәт күрсәткәнәре өчен Мөслимдәге дусларыма һәм бу искиткеч матур бәйрәмне оештыручаларга зур рәхмәтләремне белдерәм.
“Туган як” газетасы