tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Бикчурин исемендәге өченче зонакүләм фәнни-гамәли конференция үтте
Шамил Бикчурин исемендәге өченче  зонакүләм фәнни-гамәли конференция үтте

Шамил Бикчурин исемендәге өченче зонакүләм фәнни-гамәли конференция үтте

28 февральдә, Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, Шамил Бикчурин исемендәге өченче зонакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова катнашты һәм чыгыш ясады.
Әлеге мөһим чара “Татнефть” ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның төп максаты – Лениногорск шәһәре һәм районы укучылары арасында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, яшь буынны иҗатка, әдәбиятка тарту. Шулай ук быелгы Ш. Бикчурин укуларында җирле хакимият, мәгариф җитәкчеләренең дә бик теләп катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Кыскасы, шәһәр һәм район мәктәпләренең яшь иҗатчылары – 5 – 11 сыйныф укучылары әлеге бәйгедә бик теләп катнаштылар. Төбәгебездәге ана теле укытучыларының әлеге җаваплы бәйгеләргә тиешле дәрәҗәдә балаларны әзерләвен ассызыклап үтәргә кирәк. Конференция нәтиҗәләре шуны күрсәтте: бүген дә укучыларыбыз арасында булачак яшь шагыйрь-шагыйрәләр һәм чәчмә әсәр осталары үсеп килә. Димәк, безнең төбәктә иҗади ялкын сүрелмәячәк, яшь, әдәби, иҗади көчләр мәйданга киләчәк.
Шамил Бикчурин исемендәге фәнни-гамәли конференциядә җирле хакимият, мәгариф идарәсе вәкилләре, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе әгъзалары, Әлмәт шәһәреннән килгән кунаклар, укучылар һәм укытучылар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*