tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистларына: Онлайн уку мөмкинлеге булачак
Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистларына: Онлайн уку мөмкинлеге булачак

Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистларына: Онлайн уку мөмкинлеге булачак

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар журналистлары өчен онлайн уку мөмкинлеге булдырылачагын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда сөйләде.

«Безнең онлайн медиамәктәп эшли. Без анда «Татмедиа» хезмәткәрләрен онлайн рәвештә укытабыз. Иң заманча платформада өйрәтәбез. Киләсе елга сезгә дә бу платформада уку мөмкинлеген ачарбыз. Текстлар язу, интернетта, социаль челтәрдә, эшләү буенча укулар булачак. Бу платформада махсус курс ачу тәкъдиме булды. Танылган журналистлар Рәмис Латыйпов, Радик Сабировның курслары булачак. Сезгә үз җирлегегездә була торып, онлайн уку өчен махсус мөмкинлекләр булачак. Журналистиканың төп нигезе – белем», – дип сөйләде ул.

Шамил Садыйков «Без бергә» газетасының өзлексез чыгып торуын ассызыклады. Татарстан хөкүмәтенә, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Сезнең белән татарча сөйләшеп утыру – үзе бер бәхет һәм сөенеч. Һәр очрашу сезнең өчен дә мөһимдер. Без илебезнең зурлыгын, байлыгын, татарлыгын сизәбез. Татар халкының мең еллык әдәбияты бар, 100 елдан артык татар матбугаты эшли. Күпчелек журналларыбыз 100 еллыгын үткәрде. Бу – татар журналистикасының масштабын күрсәтә», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*