tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Садыйков Яңа медиалар фестивале нәтиҗәләре турында сөйләде
Шамил Садыйков Яңа медиалар фестивале нәтиҗәләре турында сөйләде

Шамил Садыйков Яңа медиалар фестивале нәтиҗәләре турында сөйләде

«Татмедиа» АҖ оештырган беренче Яңа медиалар фестивале өметләрне тулысынча аклады. Бу тере аралашу, укыту һәм кадрлар резервын формалаштыру өчен платформа булды. «Татар-информ»га холдингның генераль директоры Шамил Садыйков төп максаты журналистларның көндәлек эшенә ясалма фәһем мөмкинлекләрен кертү булган проектны үстерү планнары һәм аның төп уңышлары турында сөйләде, дип яза хәбәрче Чулпан Шакирова.

«Барлык өметләр акланды. Без баштан ук фестивальне ниндидер официозсыз, иске форматларсыз, барлык нюансларны, яңа цифрлы чынбарлык стилистикасында уйлап эшләдек», – дип ассызыклады Шамил Садыйков.

Шундый стандарт булмаган идеяләрнең берсе – интернетка даими тоташудан аңлы рәвештә китү.

«Без хәтта Яшел Үзәндәге лагерьдә көн ярым дәвамында интернет чикләнгән шартларда яшәү һәм эшләү ситуациясен модельләштердек. Мондый шартларда цифрлы инструментлар белән эшләргә өйрәнү мөһим», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ башлыгы.

Садыйков фестивальнең өч төп юнәлешен аерып атады:

1) Нетворкинг һәм кооперация. Аның сүзләренчә, яшь, креатив, талантлы егетләр һәм кызларга бер-берсе белән аралашу файдалы. Алар коллегаларының конкурс эшләрен күрә һәм үзләре өчен ниндидер яңалык ала.

2) Алдынгы спикерлардан өйрәнү. «Эш методикасы даими рәвештә үзгәреп тора, бигрәк тә ясалма фәһем өлкәсендә. Һәр өч ай саен яңа инструментлар барлыкка килә. Күпләр ясалма фәһемнең рутинадан арынырга мөмкинлек бирүен аңлады – редакциядә 20гә якын төрле функцияне ясалма фәһем аша башкарырга мөмкин», – дип билгеләде Садыйков.

3) Кадрлар резервын формалаштыру. «Егет һәм кызларның бу составы – яңа инструментарий белән эшли белүче кешеләр. Бу безнең интернет-контент белән эшләү күләмен арттыру өчен кадрлар резервы. Безнең максат – алар үз редакцияләрендә укыта һәм өйрәтә алырлык хезмәткәрләр булырга тиеш», – дип аңлатты ул.

Холдинг башлыгы аеруча «Татар-информ» һәм «Интертат» редакцияләренең уңышлары белән горурлануын белдерде. Аларның хезмәткәрләре беренче урын һәм гран-при иясе булды. «Алар – татар телле сегментта лидер, аларның тәҗрибәсе бөтендөнья дәрәҗәдә кыйммәткә ия», – диде Садыйков.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, нейрочелтәрләрдә татар телендә эшләү компания өчен стратегик өстенлек булып тора. «Безнең өчен ясалма фәһемнең тере татар телен тулысынча аңлавы һәм дөрес продукт ясый алуы бик мөһим. «Татар-информ»ның мәгълүмат базасы – ясалма фәһемне татар теленә өйрәтүче төп мәйданчыкларның берсе», – дип аңлатты ул.

Шамил Садыйков Яңа медиалар фестивале ел саен уздырылачагын әйтте. Шул ук вакытта аның программасы үзгәреп торачак, технологияләр үсеше артыннан иярә барачак, диде ул.

«Ясалма фәһемне куллану күләмнәре бер елда дистәләгән тапкырга арта. Бу инде безнең киләчәк түгел, бу – безнең бүгенгебез. Шуңа күрә без алга таба да актив рәвештә укыячакбыз, иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә кертәчәкбез һәм таратачакбыз, талантлы һәм креатив хезмәткәрләребезне үстерәчәкбез», – дип йомгаклады ул сүзен.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*