tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шаран тургае – 2025» исемле балалар татар җыры фестивале узды
«Шаран тургае – 2025» исемле балалар татар җыры фестивале узды

«Шаран тургае – 2025» исемле балалар татар җыры фестивале узды

31 октябрь көнне Башкортстан Республикасының Шаран авылында Үзәк район мәдәният йортында матур традициягә әверелгән балалар район фестиваль-бәйгесе — «Шаран тургае – 2025» узды.
Сәхнәгә 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булган 28 сәләтле, ихлас һәм татар җырына, туган телгә гашыйк яшь башкаручы чыгыш ясады.
Фестивальне Шаран районы татарлар конгрессы оештырды.

Беренче минутлардан ук сәхнәдән яңгыраган халык һәм эстрада җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр бала үз чыгышы аша күңел җылысын бүләк итте, ә залда алкышлар тынмады.

Катнашучыларга һәм кунакларга Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының. Милли Шура рәисе — Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиев исеменнән сәламләү һәм иң изге теләкләр җиткерде.

— *Мондый фестивальләр районнарның мәдәни тормышын гына түгел, ә милли тәрбиянең дә нигезен тәшкил итә, — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин. — Монда балалар кечкенәдән үк татар җырына, теленә һәм халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбиялиләр.*

Фестивальдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Халык җыры» һәм «Эстрада җыры» номинацияләрендә Кадырова Айсылу һәм Ибатуллина Дарина җиңүче исеменә лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә зур иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.

Фестивальне оештыруга күрсәткән зур ярдәме өчен **Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, “Татар авыллары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйлметдин улы Галимов**ка аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Аның иганәчелек ярдәме нәтиҗәсендә бәйрәм тагын да күркәмрәк, балалар өчен шатлык һәм илһам тулы булды.

Шулай ук күпьеллык хезмәте, татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше һәм яшь талантларны тәрбияләүдәге тырышлыгы өчен «Шаран тургае» проектының авторы һәм илһамландыручысы, Шаран районы татарлар конгрессы рәисе — Зәбир Зыязетдин улы Сәлаховка да тирән рәхмәт белдерелде.

Шул ук көнне Шаран районы татарлар конгрессы Башкарма комитеты утырышы узды. Утырыш барышында еллык эшкә нәтиҗә ясалды, киләчәккә планнар һәм эшчәнлекнең төп юнәлешләре турында фикер алышынды.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Шаран районы татарлар конгрессы рәисе итеп Шаран 1нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы — Альбина Гыйздәтуллина сайланды.

Алмаз Хәлиуллин яңа җитәкчегә уңышлар теләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан һәрдаим ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*