
Шул форсаттан 31 гыйнвар көнне Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге Шарджа шәһәрендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан “Казан” ресторанында “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе ачылды һәм беренче өчпочмак пешерү буенча мастер-класс узды. Анда өчпочмак пешерү серләренә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыелды. Мастер-классларны үткәрүнең максаты – онытыла барган татар милли ризыкларны пешерергә өйрәнү һәм аны яшь буынга җиткерү.

Мастер-класс азагында биредәге татарларның икенче әтисе, милләтпәрвәр эшмәкәр, киң күңелле, ачык йөзле “Казан” рсторанының директоры Исмәгыйл Каләметдин улы Шәңгәрәев барча остаханәдә катнашкан калфаклы ханымнар һәт туташларга роза чәчәге бүләк итеп “Ак калфак”лыларга хәер -фатыйхасын бирде.

Алсу Җиһаншина,
Шарджа, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре