tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шариповлар табынын чәкчәк бизи
Шариповлар табынын чәкчәк бизи

Шариповлар табынын чәкчәк бизи

Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Мулловка бистәсендә гомер итүче Рәис һәм Лилия Шариповлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы әлеге гаилә өлкә һәм район конкурсларында катнашып, һәрвакыт призлы урыннар ала.

Күп балалы Шариповлар гаиләсе белән без Димитровград шәһәрендә узган зур чарада – татар милли-мәдәни автономиясенең юбилеена багышланган бәйрәмдә танышкан идек. Алар тырышлыгы белән әзерләнгән милли киемле курчаклар күргәзмәсе ерактан ук игътибарыбызны җәлеп итте. Кечкенәдән кул эшләренә өйрәнеп үсүче кызлары Диләрә, Айгөл һәм Ләйсән күз явын алырлык матур курчакларны тынгысыз йөрәкле әбиләре Гөлкәй Гибадуллина белән бергә тегәләр булып чыкты. Кышкы кичләребез менә шушы курчаклар белән әвәрә килеп үтә, ди Лилия Шарипова.

Ә шушы көннәрдә генә безгә күп балалы Шариповлар гаиләсендә кунакта булырга насыйп итте. Завод йортына терәлеп үк утырган өйләренең ишегалды гөлбакчаны хәтерләтә. Өй каршындагы кечкенә генә бакчада нинди генә чәчәкләр үстермиләр! Шифалы дару үләннәренең дә исәбе-хисабы юк. Күп итеп кош-корт – үрдәкләр белән казлар, тавыклар асрыйлар. Бакчада да, йортта да эш җитәрлек, иң мөһиме – кызлар кул арасына кереп, эшнең тәмен белеп үсәләр, ди гаилә башлыгы Рәис Рәфик улы.

Шариповлар безне милли сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән мул табын белән каршы алдылар. Кунак өстәлен халкыбызның затлы вә татлы ризыгы – чәкчәк бизи иде. Телеңне йотарлык тәмле, авыз суларын китереп торган әлеге тәгамне үзләре  ясыйлар икән.

“Уңган, булдыклы кызларым белән бергә ясаган чәкчәкне сатабыз да, бүләк итеп тә бирәбез. Җиңү бәйрәме якынлашса, мәктәп белән администрациядән заявкалар килә башлый. Быел Пасха уңаеннан руслар беренче тапкыр күп итеп алдылар. Хәзер  баллы чәкчәктән башка табынны күз алдына да китерә алмыйбыз инде, диләр. Төрле ярминкәләрдә, Поселок көнендә һәм Яшьләр көнендә сатабыз. Башка милләт кешеләренең татар ашларын үз итүе, якын күрүе зур шатлык бит инде ул”,- ди уңган хуҗабикә.

Хуш исле бөтнек чәе һәм баллы чәкчәк белән сыйланганнан соң, без Шариповларның гаилә, мәхәббәт тарихы йомгагын сүтүгә керештек. Саф сөю нигезендә корылган әлеге бәхетле пар менә ундүртенче ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән Рәис Рәфик улы Рязаново техникумын тәмамлаганнан соң, армия сафларына китә. Физик яктан чыныккан, сукса тимер өзәрдәй егет эчке эшләр органнарына эшкә урнаша. Хәзер полиция лейтенанты Рәис Шарипов Россия МВДсының “Димитровградский” бүлегендә мобильле взвод инспекторы булып хезмәт итә. Берничә тапкыр Төньяк Кавказда – Чечня белән Ингушетиядә командировкада булып кайткан.

“Гаиләм – терәгем һәм таянычым. Хатыным белән балаларыма уңайлы булсын өчен бөтен шартларны да булдырырга тырышам. “Ел әтисе” дип исемләнгән өлкә һәм район конкурсларында катнашып, призлы урыннар алдым. Ә кызларым Айгөл белән Ләйсән УВД тарафыннан үткәрелгән “Ко мне, Мухтар!” бәйгесендә 3 нче урынга лаек табылдылар. УВД начальнигы Максим Юрьевич Петрушин үзләрен диплом белән бүләкләде. Безнең өчен бу зур горурлык һәм шатлык”,- ди Рәис Рәфик улы.

Ә балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче һәм гаилә учагын кадерләп саклаучы Лилия Сәлим кызы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллыда аш пешерүче һәм контролер-кассир һөнәре серләрен үзләштерә. Дипломлы белгеч Мулловкага әнисе янына кайтып, “Магнит” кибетенә сатучы булып эшкә урнаша. Тиң парын табып, гаилә корырга хыялланган татар егете белән татар кызы менә шунда, “Магнит”та танышалар да инде. Рәис искиткеч тыйнак, сабыр Лилиягә беренче күрүдә үк гашыйк була. Беркүпме вакыт бер-берсен сынап йөргәннән соң, бистә мулласыннан никах укытып, туй үткәрәләр.

“Башта каенана әнием Наилә белән бергә яшәдек. Аннары квартира снимать итеп торырга туры килде. Ә 2014 елда банктан ипотека алып, менә шушы йортка күчендек. Кызларыбыз туып, гаиләбез ишәйгәч, үз кулларыбыз белән пристройлар ясадык. Үз йортың белән яшәве уңайлы һәм рәхәт инде. Балалар белән бергә чәчәкләр үстерәбез, каз-үрдәкләр карыйбыз. Арып-талып кергәч, чәкчәк ясарга керешәбез. Камырны үзем кисәм, кызларым миңа булышалар. Әниемә чиксез рәхмәт, ул чәкчәк пешерергә өйрәтте”,- ди Лилия Сәлим кызы.

Рәис белән Лилия бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Диләрә – 7 класс укучысы. Дүрт яшеннән бирле бию түгәрәгенә йөри, шахмат һәм рәсем ясау белән мавыга. Музыка мәктәбен бик яхшы билгеләргә бетергән, хәзер балалар сәнгать мәктәбендә белем ала. Ә игезәкләр Айгөл белән Ләйсән 3 класска күчкәннәр. Актив, тиктормас кызлар биергә, рәсем ясарга, камыр белән пластилиннан төрле әйберләр әвәләргә яраталар. Җыр-биюгә гашыйк кызларыбыз өйгә кайтып кергәннәре дә юк, дияргә мөмкин, Ульяновск, Тольятти шәһәрләрендә һәм үзебезнең Мулловкада үткәрелгән төрле конкурс-фестивальләрдә иҗади осталыкларын күрсәтеп, дипломнар алалар, ди әниләре Лилия. Әнә, “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” өлкә конкурсыннан да беренче һәм өченче дәрәҗәле дипломнар алып кайтканнар. Җәй көне алар бистә мәчете каршында оештырылган сәламәтләндерү лагерена бик теләп, ашкынып йөриләр икән. Догалар, татарча укырга һәм язарга, сөйләшергә өйрәнәләр.

Әлеге иманлы, мәрхәмәтле гаиләдә Лилиянең газиз әнисе Гөлкәй Гибадуллина сыену урыны тапкан. 1990 елдан бирле астма авыруыннан интегүче 58 яшьлек ананың урыны түр башында. Ул кислородтан башка тора алмый икән. Янында мәш килүче кызы белән кияве, оныклары аны кадерләп карыйлар. Авылдашларым белән классташларыма рәхмәтем әйтеп бетергесез, алар акча җыеп, миңа кирәкле аппаратларны – һава дымландыргыч белән ингаляцияләр ясау өчен небулайзер алып бирделәр, ди Гөлкәй. Ә кызы белән кияве ут генераторы юнәткәннәр. Электр уты кинәт сүнеп китсә, шушы генераторны кабызып җибәрәләр.

“Кешегә эшләгән яхшылык барыбер яхшылык булып кайта икән ул. Башта әбиемне карадым. Аннары әниемне тәрбияләргә туры килде. Хәзер инде бердәнбер кызым мине кадер-хөрмәттә тота. Киявем белән оныкларымның да җан җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшим”,- ди Гөлкәй ханым.

Яшьтән үк кул эшләренә оста Гөлкәй Гибадуллина бер минут та эшсез утырмый. Ул бөтен осталыгын, иҗади сәләтен эшкә җигеп, милли киемле курчаклар, түбәтәйләр, хәситәләр һәм күкрәкчәләр ясый. Татар курчаклары аеруча матур, килешле килеп чыга, ди ул, канәгатьлек хисе кичереп. Алтын куллы Гөлкәйнең иҗат җимешләре белән шәһәр һәм район татар автономияләре оештырган милли-мәдәни чараларда танышырга мөмкин. Быел Димитровград һәм Мәләкәс районы Сабантуйларында Гибадуллина курчаклары күргәзмәсен карарга теләүчеләрдән озын чират тезелгән иде. Курчакларым белән мавыгып, авырулар турында онытып торам, үземә күңел тынычлыгы табам, кызым белән оныкларыма рәхмәт инде, алар һәрьяклап ярдәм итәләр, ди кул эшләре остасы.

Тынгысыз йөрәкле Гөлкәй ханымның тагын бер яраткан шөгыле бар әле. Ул шәҗәрәләр – нәсел агачлары ясый. Җиде буын әби-бабаларын барлап, үз нәселенең шәҗәрәсен булдырган. Шариповлар кавеменең нәсел агачы да эчтәлекле килеп чыкты, ди. Ул шәҗәрәләрне туйларга бүләк итеп алып баруы турында да сөйләде. Бик тә изге эш, саваплы гамәл – яшьләр үзләренең нәсел-ыруын, әби-бабаларын белергә тиеш.

Шариповлар татар халкының милли һәм дини гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм традицияләрен хөрмәт итеп, олылап яшиләр. Без әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән йолаларны күреп, өйрәнеп үстек, хәзер инде шушы рухи мирасны балаларыбызга тапшырып калдырырга тырышабыз, кызларыбыз татар-мөселман булулары белән горурланалар, үзләренең милләтен беркайчан да яшермиләр, ди Лилия Сәлим кызы.

Искиткеч тыйнак, булганына шөкрана кылып, булачагына өметен өзмичә гомер итүче күп балалы Шариповлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк булырлык. Алар хәләл малны хәләл көч, көндәлек хезмәт белән табалар. Тапкан малларын юк-барга исраф итмиләр, артыгын җыймыйлар. Балаларын милли рухта, татар җанлы итеп тәрбиялиләр. Гөнаһсыз сабыйлар – Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге, ә кыз балалар – ата-аналарының җәннәткә керүенә сәбәпчеләр, бары тик аларны чын кеше, иманлы итеп үстерергә генә кирәк, ди язмам геройлары.

Исхак ХӘЛИМОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*