
Китапта анын теш арасына каләм куеп ясалган рәсемнәре дә урын алган. 14 яшендә уңышсыз операциядән соң, аягы, кулы хәрәкәтсез булган Гакыйль үзе исән чакта Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендэ 7 китап чыгарды.
Чираттагы китабы Татарстан хөкүмәте грантына нәшер ителде, тиражы 600 данә. 16 декабрьдә әлеге басманы укучыларга тәкьдим итү кичәсе була. Анда өлкә Губернаторы С.И.Морозовның да катнашуы көтелә. Тантана Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле концерты белән тәмамланачак.
Рамис Сафин,
Ульяновск