tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шатрашаным – яшьлек бишегем
Шатрашаным – яшьлек бишегем

Шатрашаным – яшьлек бишегем

Чүпрәле районы аша кайтканда, Иске Чәке тавын узып һәм түбән төшеп трассадан көньяк-көнбатышка таба борылгач, “Татар Шатрашаны” дигән элмә такта белән туган авылым каршы ала. Туган ягы, туган авылы, туган төбәге һәркемгә дә якын, газиз ул.

Бай тарихлы Татар Шатрашанының нәкъ уртасыннан Зур Якла елгасы ага. Ул авылыбызны икегә бүлеп тора. Без мәктәптә укып йөргән чорда – 1965-1975 елларда әлеге елга яз башында зур бозлар белән тулып һәм суы биек ярларыннан ташып чыгып, чирәмгә җәелә иде. Тау башында урнашкан клубыбызга су ташуы вакытында елга аша чыгып барып булмавы сәбәпле, яшьләр авыл Советы янына җыелып, гармуннарда уйнап, рәхәтләнеп кич утыра иделәр. Бернинди мәшәкатьсез, күңелле балачак, мәктәп һәм гүзәл яшьлек елларыбыз шунда үтте. Шушы кабатланмас мизгелләр бүгенгедәй күз алдында, барыбызның да хәтерендә саклана.

Зур Якла елгасына авылыбыздагы өч чишмәнең саф, чиста сулары кушыла. Табигать кочагындагы искиткеч матур бер урынны Каеннар асты дип йөртәбез. Элеккеге заманнарда анда Җидегән чишмә булган, диләр. Аннан агып чыккан чишмәне авылдашларыбыз Марс бабай елгасы дип атый. Ул Мясник очында урнашкан. Бу тирәдә ит сату белән шөгыльләнүчеләр яшәгән, көн күргән, күрәсең. Шуңа күрә әлеге җирлеккә шундый атаманы биргәннәр дә инде.

Бөек Ватан сугышы елларында Каеннар астындагы җирлектән торф чыгарганнар. Әлеге торф тирә-як авылларга һәм Рус Шатрашаны спирт заводына озатылган. Ә спиртны, әлбәттә инде, күбрәге фронтка җибәргәннәр.

Икенче чишмәбез Каршы урман – Выселки урманындагы ике чишмә арасыннан ургылып аккан. Аңа тагын әле Чаука нүешеннән агып чыккан кечкенә генә инеш кушыла. Бу тирәдә чикләвек куаклары күп үскән, диләр. Өлкәннәр дә, балалар шунда чикләвек җыярга йөргәннәр. Көз көне чәүкәләр җыелмыйча калган чикләвекләрне ашарга көтүләре белән төшкән икән. Шунлыктан, әлеге урын Чаука нүеше дип атала.

Өченче чишмәбез Хәлим таулары астындагы сазлыктан башлана. Зират яныннан агып үткәнгә, аны Зират елгасы чишмәсе дип йөртәбез.

Рус Шатрашаны авылындагы Морзалар өстендә Изгеләр чишмәсе булган.

Яңа Чәкегә илтә торган юл буенда Карама тал очрый. Заманында эзсез юкка чыккан Бендеровка – Ульяновка поселогы шунда урнашкан булган икән. Без бу якларны Ульян кыры дип атыйбыз.

Мин – гади авыл кызы. Татар Шатрашанында туып үстем. Башта авылыбызда – сигезьеллык мәктәпне, аннары күрше Түбән Чәкедә урта мәктәпне тәмамладым. Тау башында урнашкан һәм без белем алган 8 еллык мәктәбебезнең бары тик буш урыны гына утырып калды инде. 2005 елдагы кайгылы хәлдән соң, мәктәп бинасын бөтенләй сүтеп ташладылар һәм агачларын утынга тараттылар. Хәзер мәктәбебезгә бәйле якты хатирәләрне яңартып, куаклар гына үсеп утыра.

Шушы озак еллар эчендә күпме классташлар фани дөньядан бакыйлыкка күчте… Гармунчы Искәндәр Мубинов, Ирфан Махмутов, Нариман Махмутов, Җәүдәт Залялов, Фирүзә Насырова, Сәмиулла Низамов, Мостафа Алмакаев, күршем Әсәдулла Юсупов, Ирфан Салимзянов һәм Рөстәм Халетовның авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын. Аларны искә алып язуым һәммәсенә дә хәер-дога булып барсын иде.

Ермак, Орыш кырлары, анда әле дә иске акчалар табылып тора, ди авылыбызның тарихын өйрәнеп, бик күп мәгълүматлар җыючы тынгысыз йөрәкле шатрашанлы Дамир Али улы Сатдинов.

Соңгы елларда Дамир хәзрәт һәм активист ир-егетләребез Мансур Низамов, Шамил Санатуллов, Илмас Ситдиков, Мәүлетдин Тазетдинов, Наил Тухватуллов (2021 елда бакыйлыкка күчте), Нәбиулла Халиулов һ.б. ярдәмендә авылыбызда бик күп изге эшләр башкарылды. Аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез! Аллаһы Тәгалә игелекле гамәлләре өчен әҗер-саваплар насыйп итсен.

Нәкъ менә шушы саф күңелле, олы йөрәкле, кешелекле ир-егетләребезнең спонсорлык ярдәме белән Хәзрәтләр коесы, Ак әбиләр коесы һәм Умартачылар коесы казылды, төзекләндерелде. Шунысы аеруча шатландыра: авылыбыз яшьләре дә изге эшкә бик теләп кушылдылар. Туган авылыбыз язмышына битараф булмаган егетләребез ике зиратны чистартып тәртиптә тотарга, авыл урамнарындагы юлларга вак таш җәяргә дә булышалар.

Авылыма кайткан саен күзләремә яшьләр тула. Озак еллар колхозыбызда шофер булып эшләгән әтием менә капкадан килеп чыгар сыман. Матур итеп елмаеп, нихәл, кызым, исән-сау гына кайтып җиттегезме, дип әйтер кебек. Газиз әтием эшләп йөргән басу-кырларга күз салам да, күңелем тула, сагышларга биреләм, хатирәләрем яңара…

Кадерле, яраткан әтием – Чүпрәле районы Фрунзе исемендәге колхозның алдынгы шоферы Шәвәли Нуртдин улы Сатдинов тырыш, намуслы, фидакарь хезмәте өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы һәм дәрәҗәле исемгә, күп орден һәм медальләргә лаек булды. Дәүләтебез аның эшен югары бәяләде.

Безнең авыл колхозында ул елларда нибары ике йөк машинасы – ике шофер бар иде. Шуларның берсе – әтием Шәвәли Сатдинов, икенчесе – каенатам Кәбир Абдулкадыйр улы Нуртдинов. Җирле хуҗалыкның һәм авыл халкының бөтен мәшәкатьләре, нужасы шушы ике тырыш шофер өстендә булды. Алар көне-төне юлдан, эштән кайтып кермәделәр. “Ашыгыч ярдәм” машинасы урынына авыруларны район хастаханәсенә илтеп җиткерделәр. Солдатка китүче егетләрне Чүпрәлегә вакытында озатып куйдылар. Арыдым, бүген бара алмыйм инде, дип беркайчан да әйтмәделәр. Хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде. Якын кешеләремнең рухлары шат, соңгы урыннары җәннәттә булсын.

Менә шундый бай тарихлы ул минем газиз туган авылым. Татар Шатрашаным – яшьлек бишегем, яшел бишегем.

Сания НУРТДИНОВА (САТДИНОВА),

Ульяновск шәһәре.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*