Гаилә – дәүләтнең нигезе. Гаиләләрне, гаиләнең нигезен һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту – дәүләтнең төп бурычларыннан берсе.
Россиядә гаилә кыйммәтләрен кадерләп саклап яшәүче парлар бик күп. Алар турында романнар, шигырьләр һәм җырлар язарга мөмкин. Иске Төгәлбуга авылында гомер кичерүче Эмиль һәм Филюра Шаяхметовлар әнә шундыйлардан.
Гаилә башлыгы Эмиль Шаяхметов 1960 елда колхозчылар гаиләсендә туа. Әтисе төзүчеләр бригадасында эшли, ә әнисе хуҗалыкта төрле эшләр башкара. Әлеге гаиләдә дүрт бала якты дөньяга аваз сала. Алар үзара дус-тату булулары, бер-берсенә ярдәм итүләре белән аерылып торалар.
Эмиль гаиләдә төпчек бала булып үсә. Балалар әти-әниләренә булышалар, эне-сеңелләрен карыйлар. Ә әтиләре алтын куллы, үз эшенең чын остасы булуы белән авылдашларының хөрмәтен казана. Бу сәләт улы Эмильгә дә күчкән. Шаяхметовларның искиткеч матур, күркәм йортлары ерактан ук һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Эмиль җиде яше тулгач, Иске Төгәлбуга урта мәктәбенә укырга керә. Ул яхшы билгеләргә генә белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Димитровград шәһәре һөнәри-техник училищесына юл тота һәм тракторист-машинист профессиясен үзләштерә. Кулында таныклыгы булган яшь белгеч туган авылына кайтып, “Правда” колхозына эшкә урнаша. Күмәк хуҗалыкта тырышып, бөтен көчен куеп эшли һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була, ә фоторәсеме Мактау тактасында урын ала. Совет Армиясе сафларында хезмәтен тәмамлап, әлбәттә инде, Иске Төгәлбугага әйләнеп кайта һәм колхозда җиң сызганып эшкә керешә. Язмыш сукмагында үзенең тәүге сөйгән ярын – чибәр, тырыш Филюрасын очратып, гаилә корып җибәрәләр. 1983 елның көзендә никах укытып, туй мәҗлесе үткәрәләр һәм әти-әниләре, туганнары янәшәсендә – авылда төпләнеп калалар.
Филюра ерак Кыргызстанда буровой мастер белән уңган хуҗабикә гаиләсендә туып үсә. Әтисе авырып китеп үлгәннән соң, әнисе газиз баласын алып туган авылына кайта. Әнисе колхоз фермасында сыерлар савучы булып эшли. Шуңа күрә Филюрага бик иртә тормыш арбасына җигелеп, әнисенә булышырга һәм карт әбисе белән кечкенә энесен карарга туры килә. Ул әнисенә ярдәм итәргә дә, мәктәптә “4” һәм “5” билгеләренә укырга да өлгерә. 1978 елда мәктәпне мактау грамотасы белән тәмамлап, Ульяновск медицина училищесының фельдшерлар әзерләүче бүлегенә укырга керә. Дипломлы белгеч туган авылына ашкынып кайта. Моңа кадәр авыл медпунктында фельдшерлар өч ай саен диярлек алмашынып торган, шуңа күрә халык җиңел сулап куя. Филюра безне ташлап китмәс инде, ди алар. Филюра авылдашларының ышанычын тулысынча аклый. Менә 42 ел инде ул Иске Төгәлбуга авылы халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтә. Тормыш юлында авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр очраса да, ул югалып калмый, сыгылып төшми, сынауларга бирешмичә, бары тик алга атлый. Авылдашлары аны хөрмәт итә, олылый, рәхмәтләр әйтә. Күпьеллык тырыш, намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе һәм Ульяновск өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Авыл җирендә фельдшерның эше бер дә җиңелдән түгел. Авыруларның өйләренә барырга, медпунктта пациентларны кабул итә, яңа туган балаларның хәлен белешеп торырга кирәк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, яңгыр дими, кар дими, ул авырулар янына ашыга. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язма – Иске Төгәлбуга авылы медпунктына фельдшер итеп эшкә кабул ителгән. Тормыш иптәше яраткан хатынының эше халыкка бик тә кирәкле булуын яхшы аңлый һәм аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша. Эмилем – терәгем һәм таянычым, язмыш сукмагымда аны очратуым белән бәхетлемен, ди Филюра Госман кызы.
Шаяхметовлар менә 41 ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Үткән елда гаилә корып бергә яши башлауларына 40 ел булуны билгеләп үткәннәр. Ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Раил – югары белемле, гаиләсе белән Димитровград шәһәрендә яши. Ул – өч бала атасы. Кече уллары Руслан – хәрби хезмәткәр, Хәрби диңгез флотында подводник булып хезмәт итә, илебезнең диңгез чикләрен саклый. Күп тапкыр орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Отпускысы вакытында балалары белән туган якларына, әти-әнисе янына ялга кайта. Балдан татлы оныкларыбызның кайтуы безнең өчен әйтеп бетергесез зур шатлык, олы бәхет, ди Эмиль белән Филюра.
Шаяхметовлар Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үтәп, олылап яшиләр. Эмиль Нурулла улы – авылыбыз мәчетенең мөәзине. Авыл халкы аны хөрмәтли, ихтирам итә. Эмиль һәм мәхәллә активистлары никах уку, балага исем кушу, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йолаларын, дини мәҗлесләрне матур итеп, җиренә җиткереп үтиләр. Филюра да ислам дине кануннарына буйсынып яши. Ул кыш айларында мәчеткә Исламия Нәкетдин кызы Бадыгина үткәргән дин дәресләренә йөреп, Коръәни-Кәрим китабын укырга өйрәнде.
Безнең Иске Төгәлбуга авылында менә шундый гади генә гаилә яши. Шаяхметовлар бик күп яшь парлар өчен үрнәк булырлык.
Зәлифә АХМЕТОВА,
Иске Төгәлбуга авылы.
Чыганак: emet73.ru