tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәфкатьле, миһербанлы фельдшер
Санниково авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән Рәйханә Урамаева 65 яшьлеген авылдашлары белән билгеләп узды.

Шәфкатьле, миһербанлы фельдшер

Төмән өлкәсенең Санниково авылында күп еллар фельдшер булып эшләгән Рәйханә Хәлим кызы Урамаеваны 65 яшь гомер бәйрәме белән авылдашлары, якыннары, коллегалары, ветераннар советыннан котладылар. 40 елдан артык эшләгән фельдшер тырышлыгы, эш сөючәнлеге, мәрхәмәтле, ярдәмчел булганлыгы, игелекле гамәлләре белән танылды.

Ул Тубыл районының Комарау авылында туа. Санниково сигезъеллык мәктәбен тәмамлап Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина училищесына укырга керә. Училищены 1982 нче елны фельдшер белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлаган яшь белгеч Санниково авылы фельдшер-акушер пунктында хезмәт юлын башлый. Яшь белгечкә авыл җирендә күп еллар фельдшер булып эшләү җиңел булмагандыр. Авылы поселениесендә 300 дән артык кеше яши.

Авылда өлкән яшьтәгеләр, балалалар, мәктәп яшьтәгеләр-барысы да авыл фельдшеры игьтибары үзәгендә. Үзенең эшен яратып башкарган белгеч якташларының хөрмәтен казанып бер урында озак еллар хезмәт итә. Дөньяда иң кирәкле һөнәрне сайлаган Рәйханә Хәлим кызы хезмәт юлында һава шартларына, тәүлекнең вакытына карамыйча авылдашларына ярдәм итә. Йогышлы вируслар котырган вакытны авыл фельдшерлары җилкәсенә сынаулар, күп авырлыклар төшә. Сынатмый һәм бирешмичә эшләү дәверендә хезмәтен намус белән үти ул. Авыл фельдшеры кирәк вакытны авыруларны дәваханәгә дә җибәрә. Рәйханә Хәлим кызы күп мәртәбә хастахәнә, Санниково поселениесе башлыгы, Тубыл шәһәре башлыгы, Төмән өлкә Губернаторының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Р.Х. Урамаева 2013нче елны Сәламәтлек саклау Министрлыгының “Сәламәтлек саклау Отличнигы” күкрәк билгесенә лаек була.

Гомер бәйрәме белән авыл фельдшеры Рәйханә Хәлим кызын ветераннар советыннан котлаучы Фәүсия Мәмәтова:”Халкыбызның сәламәтлеге сагында торучы тәҗрибәле белгеч турында гел җылы сүзләр генә ишетергә була. Көне-төне авыл халкына медицина ярдәмен күрсәткән Рәйханә Хәлим кызы дөрес киңәшләр бирә. Ул безнең заман герое. Тәүлек буе режимда елның теләсә кайсы вакытында, төрле көтелмәгән шартларда ул һәркемгә  ярдәмгә килергә әзер. Түземле, сабырлы, кеше кайгысын аңлаучан фельдшер эшен яратып, намуслы башкара. Аны авыл халкы хөрмәт итә, ярата. Хезмәт юлында мактаулы дәрәҗәләргә, уңышларга ирешкән хөрмәтле белгечнең киләчәге якты булсын, эшендә яңа уңышларга ирешсен,”-ди.

Күп еллар фельдшер булып эшләгән, тәҗрибәле, тирән белемле, мәрхәмәтле, ярдәмчел Рәйханә Хәлим кызын юбилее белән котлап хезмәт юлында яңа үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*