Ульяновск шәһәренең Ленин районы татар автономиясенә тынгысыз йөрәкле, милләт җанлы Котдус Мухаметшин җитәкчелек итә. Ул власть органнары, татар эшмәкәрләре, милләтебез зыялылары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, гади халык белән уртак тел табып эшли. Котдус Хайдәр улы бөтен көчен һәм тырышлыгын куеп, яшь буында милли үзаң тәрбияләү максаты белән ел дәвамында төрле чаралар үткәрә. Әлеге автономия һәр елны өлкә Сабан туенда 20 нче “Искринка” балалар бакчасы коллективы белән берлектә “Балалар дөньясы” мәйданчыгын оештыра. Көне буе гөрләп торган бу мәйданчыкта шәһәребез балалар бакчаларында тәрбияләнүче төрле милләт сабыйлары үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп һәм мастер-классларда катнашып, татар мәдәнияте һәм сәнгате белән танышалар. Котдус Хайдәр улы ел саен Татар мәдәният үзәгендә Татар теле һәм мәдәнияте көне уздыруны да күптән инде традициягә кертте. Шәһәребезнең төньяк өлешендә яшәүче татарлар көтеп алган милли бәйрәм бу юлы да зурдан кубып оештырылган иде.
Татар теле һәм мәдәнияте көненә багышланган күркәм чара мәдәният үзәгенең бәйрәмчә бизәлгән фойесында башланып китте. Тантана кунаклары иң әүвәл 17 нче милли китапханә һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре тырышлыгы белән әзерләнгән милли төсмерләргә бай күргәзмәләр һәм остаханәләр белән таныштылар. Аннары мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә – “Татар халкының җанлы тарихы” конкурсына нәтиҗә ясалды һәм спонсорлар җиңүчеләргә дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны үз эченә алган һәм татар халык әкиятләренә нигезләнгән рәсемнәр, фотосурәтләр, кул эшләре һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Ә традицион татар милли костюмнары, баш киемнәре, татар йорты макетлары һәм чигү үрнәкләре һәркайсында соклану тудырды. Мәртәбәле конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урын алучылар арасында 28 нче мәктәп укучылары аеруча күп иде. Менә алар – сәләтле балалар: Адилә Кәримова (4В сыйныф укучысы), Самира Шәйдуллина (1В), Риана Феткуллова (7А ), Артур Безруков (5В), Елизавета Кузина (7Б), Азалия Шәйдуллина (5В), Мәликә Замалтдинова (6В), Әмир Хәсәнов (1В), Ильвина Халилова (2В) һәм Ибраһим Хәмидулов (3А).
Татар мәдәнияте һәм сәнгате белән кызыксынучы балаларны бүләкләр белән сөендергәннән соң, милли бәйрәм мәдәният үзәгенең тамаша залында дәвам итте. Анда тантана кунакларын Бөек Идел буе Болгарстаны дәүләте тарихына багышланган документаль фильм көтә иде. Әлеге фильмда төп рольләрне Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткулловның әтисе Нетфулла ага һәм аның бәләкәй оныгы башкара. Алар халкыбызның данлы вә шанлы үткәнен рус телендә оста итеп сөйләп бирделәр.
Аннары җирле автономия рәисе Котдус Мухаметшин Ленин районы татарларының уңышлары турында горурланып сөйләде һәм чараны оештыруда ярдәм итүче спонсорларга, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышының дәүләт корылышы, җирле үзидарә, гражданлык җәмгыяте үсеше, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтү буенча комитеты рәисе Алексей Кошаев СВО зонасында хезмәт итүче татар ир-егетләренең башка милләт вәкилләре белән иңгә-иң куеп дошманга каршы сугышулары, тәвәккәллек һәм кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтүләре турында сокланып сөйләде. Ул Ленин районы татар автономиясе активистларына – Алсу Альметова, Рафаэль Алмакаев, Әмир Галяутдинов белән Тәлгать Зубаировка өлкә парламентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларның татар телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә, милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертүләре әнә шулай югары бәяләнде. Ульяновск шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина татарларның бердәм, һәр эштә алдынгылар сафында булуы, башка милләт һәм дин вәкилләре белән дус-тату, аңлашып яшәве хакында бәян итте. Котдус Хайдәр улы өлкә “Хәтер китабы” җитәкчесе буларак та, Ленин районы татарларын әйдәп баручы сыйфатында да сокланырлык эшләр башкара, диде ул. Шәһәр хакимиятенең милли мәсьәләләр буенча бүлек начальнигы Елена Покрова да бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Күп милли чараларның спонсоры Назыйм Миннебаев – шәһәр администрациясенең Мактау грамотасына, “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов шәһәр башлыгы Александр Болдакин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатына лаек булды. Безнең “Хәтер китабы” редколлегиясе “Өмет” редакциясе белән тыгыз элемтәдә тора – Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган татар сугышчылары турында мәгълүматлар газетада еш басыла, без аларны барысын да “Хәтер китабы”ның өстәмә чыгарылышына кертәбез, дип белдерде Котдус Мухаметшин.
Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова җитәкчелегендәге “Хыял тамчылары” ансамбле һәм 20 нче “Искринка” балалар бакчасы нәниләре татарча җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
“Милли бәйрәмнәр халкыбызның бердәмлеген ныгыта, рухын сафландыра, кәефен күтәреп җибәрә. Менә мин дә бүген моңлы һәм дәртле татар җырларын тыңлап, татар ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп, онытылып китеп ял иттем. Шуңа күрә милли-мәдәни чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә кирәк”,- диде Законнар чыгару Җыелышы депутаты Алексей Кошаев, тәэсирләре белән бүлешеп.
Ә Ленин районы татарларының лидеры Котдус Мухаметшин шәрәфле кунакларны һәм барлык милләттәшләребезне 27 июньдә шәһәр ипподромында узачак өлкә Сабан туеның “Татар утары”на – “Балалар дөньясы” мәйданчыгына чакырды.
Исхак ХӘЛИМОВ.
Чыганак: https://emet73.ru