ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Шәһри Чаллы» – ифтарда
«Шәһри Чаллы» – ифтарда

«Шәһри Чаллы» – ифтарда

Шәһәребезнең танылган дин әһеле, «Чаллы Яр» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров «Шәһри Чаллы», «Мәйдан», «Көмеш кыңгырау» газета-журналлары хезмәткәрләрен, Рамазан аендагы матур гадәткә тугры калып, быел да ифтар мәҗлесенә җыйды. Таң атканнан алып кояш баеганчы ураза тотканнан соң, бергәләп авыз ачу коллективны тагын да берләштерә. Хәер, Изге Рамазан аенда редакциядә аеруча җылы атмосфера хөкем сөрә: ураза тотучыларның хәлен белешеп тору, аларга уңайлы шартлар тудыру – әйтелмәгән, әмма үтәлергә тиешле кагыйдә кебек.
Ифтар мәҗлесе «Аль-Маида» банкетлар залында узды. Кафеның яңа бинасы безнең редакция каршында гына урнашкан «Хәләл үзәк» бинасында ачылды. Җитәкчесе Люция Әхмәтгәрәева әйтүенчә, «Аль-Маида»ның монда ачылуында да хикмәт бар:
«Узган елда Рамазан аенда әлеге үзәккә ит алырга кердем. Биредә эшләүчеләр авыз ачарга әзерләнеп йөри иде. Мин көтеп торган арада бер зал ишеген ачып карадым – ул шундый иркен иде, монда үземнең банкетлар залымны ачасы килде. Бу уй башыма кереп калды. Берничә атнадан соң Илдар хәзрәт үзе шалтыратты, Үзәктәге бинаны арендага алырга тәкъдим итте. Мин шаккаттым – мондый хыялым барлыгын берәүгә дә әйтмәгән идем бит. Ремонтлар ясаганчы, уйлаганчы, вакыт шактый узды. Быел Рамазан аена керер алдыннан ачылдык, көн саен биредә ифтар ашлары уза, бер көн дә буш түгел. Бездә эшләүче кызлар-егетләрнең дә 70 проценты ураза тота. Туклану бары тик хәләл. Иң кызыгы – монда эшкә килгән яшьләр мөселман динен яратып, ураза тота башлый, намазга басучылар да бар. Ел саен балалар өчен дә ифтар ашлары уздырабыз. Кайбер елларда сәламәтлекләре чикле балаларны чакырабыз, быел «Тәрбия» клубына йөрүче балаларны чакырырга дип торабыз».
Өстәл бик мул, ризыклар тәмле иде. Әмма ураза тотучылар өчен рухи азык та мөһим. Кунакларга Рамазан хәзрәт Идрисов вәгазь сөйләде. Ул Коръәннән тәкъвалык, җәннәттәге шартлар, бүгенге көндәге кыйммәтләр турында хәдисләр укыды.
«Әй иман китергән бәндәләр, ураза сезгә фарыз», – бу сүзләрне инде уразаның һәр көне саен ишеткәнсездер. Уразаның ике ягы бар: берсе – Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып тору. Икенчесе – эчке дөнья. Нинди сүзләр сөйлибез, кая карыйбыз, кая барабыз, ниләр уйлыйбыз? Уй-фикер өчен җавап бирмибез, әмма гел уйлап йөрсәк, ул гамәлгә дә күчә.

«Кем ураза тотты?» – дип сорасалар, күбесе кул күтәрер иде. Әмма кем күз уразасын, тел уразасын тотты? Ураза – Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен тыелу ул. Без хәләл ризыктан да баш тартабыз, хәрәм турында сүз дә юк. Тел уразасын тоттыкмы? 100 процент булмаска мөмкин дигән шик барлыкка килә. Бүген шулай ук телефон уразасы да актуаль. Ашау-эчүне контрольдә тоту аркылы үзебезнең рухи дөньяны ныгытабыз һәм чыныктырабыз. Ураза белән тәкъва сүзләре бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Тәкъва ул – Аллаһ Тәгаләнең ачуыннан куркып, тыйганнарыннан тыелу».
Авыз ачканнан соң бергәләп дога кылынды, күмәк намаз укылды. Мәҗлес сый-нигъмәтләргә бай өстәл артында дәвам итте.

Чыганак: shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*