Шәмәрдәннең “Үсеш” лицеенда Чечняда барган сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган солдатларны искә алу уңаеннан очрашу булып узды. Әлеге чарага “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының җирле бүлеге рәисе Айрат Садыйков, Чечня сугышыннан исән-сау туган якларына әйләнеп кайткан ветераннарыбыз, чик сагында хезмәт итеп кайткан авылдашлар чакырылган иде.
Айрат Садыйков үзенең чыгышында ватанпәрвәрлек, батырлык үрнәкләре турында сөйләп, укучыларны матур яшәргә, матур эшләргә өндәде.
Лицеебыз коллективы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә зур өлешен кертә: киемнәр, мендәрләр тегә, шәмнәр ясый. Ә технология укытучысы Павел Осипов хезмәтен аерым әйтеп үтәсе килә. Ул дронга беркетелә торган җайланмалар ясап җибәрә. Күпме тырышлык, сабырлык сорый торган зур ярдәме өчен әлеге чарада аңа Россия волонтерларыннан медаль, шулай ук II дәрәҗә Богдан Хмельницкий һәм Трансильвания Кызыл Байрак орденлы 400нче гвардия үзйөрешле артиллерия полкының командованиесе һәм шәхси составыннан Рәхмәт хаты һәм 31831 хәрби часть полковнигы В.Кукуриканың Рәхмәт хаты тапшырылды. Махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә күрсәткән ярдәме, җаваплылыгы өчен ул алкышларга күмелде.
Тормышта булган югалтулар турында сөйләве һәрвакыт авыр. Махсус хәрби операциядә тынычлык өчен батырларча һәлак булган егетләребезне бер минут тынлык белән искә алдык. Очрашу Дилбәр Гайнуллинаның матур җыры, Айгөл Гареева укучыларының хоры һәм Алмаз Хуҗин җитәкчелегендә әзерләнгән бию белән үрелеп барды. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Делюс Вәлилуллин укучыларда максатчанлык хисләрен ныгыту, камиллеккә омтылыш тудыру, батырлык сыйфаты тәрбияләү максатыннан, геройлар белән менә шундый эчтәлекле очрашуларны еш үткәреп тора.
Соңыннан махсус хәрби операциядә һәм Чечня сугышында вафат булган батырларыбыз каберенә, Җиңү паркына чәчәкләр куелды.
Альбина Кәримова,
Шәмәрдәннең “Үсеш” лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Чыганак: saby-rt.ru