Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Биредә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова да бар иде.
«Әдәби марафон»ның халык, милләттәшләребез арасында бик популяр икәнен белеп, тоеп яшим. Әмма, оятыма, мин «Әдәби марафон» тантанасында беренче тапкыр катнашам. Марафончылар минем иҗатымны яратып укый, дип беләм. Гомумән, әлеге марафон елдан-ел халкыбыз тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсенә әверәләчәгенә һәм мәңге яшәячәгенә иманым камил. Оештыручыларга, проектның җитәкчесе Раил Гатауллинга рәхмәт», – диде ул «Татар-информ»га.
Оештыручылар сөйләвенчә, марафонда катнашучылар арасында 378 мәктәп укучысы һәм 15 студент бар – бу марафончыларның 15 процентын тәшкил итә. Проектта катнашкан укытучылар һәм тәрбиячеләр саны – 359, китапханәчеләр – 296, пенсия яшендәгеләр – 239, дәүләт эшлеклеләре – 20, журналистлар – 15, сәнгать эшлеклеләре 19, язучылар һәм шагыйрьләр – шулай ук 19 кеше.

Шулай ук тантана барышында «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина да чыгыш ясады. «Бәйрәм белән! Мин үзем дә татар теле һәм әдәбияты укытучысы кызы. Әнием 45 ел буе Чистай районы Татар Сарсазы авылында балаларга белем бирде. Сезне 7 миллион татарны берләштерүче «Татар гаиләсе» бөтенроссия фонды исеменнән тәбриклим», – дип белдерде ул.

- «Әдәби марафон» проектын быел Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге үткәрә.
Чыганак: tatar-inform.tatar