21 март көнне, Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Болгар” радиосы алып баручысы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булып узды. “Гомерләр үтмәгән”, дип аталган кичәдә Ш.Җиһангированың кызы һәм оныклары, иҗатташ дуслары, әдәбият галимнәре, коллегалары катнашты.
“Бүгенге очрашуыбыз минем туган көнемә дә багышланмаган, яңа китап тәкъдим итү кичәсе дә түгел, бу шигырь яратучылар, минем иҗатны яратучылар өчен оештырыла ” – дип үз фикерләрен белдерде шагыйрә.
Гүзәл чараны танылган татар әдәбияты белгече, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Шәмсия Җиһангированың тәүге китабындагы (“Төсле моң”, 1985) шигырен укып башлап җибәрде. Үз чыгышында әдәбият галиме шагыйрәне Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан кебек асыл затларыбызның дәвамчысы булуын ассызыклады.
Шагыйрәнең иҗат кичәсендә Г.Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, җырчы-композиторлар Азат Хөсәенов, Закир Шаһбан, Фәрит Низамиев, Гөлҗиһан, Нурзадә һ.б. катнаштылар. Шулай ук тамашачы Шәмсия Җиһангированың гаиләсе белән дә танышты. Кунаклар алдында шагыйрәнең кызы Гөлназ, оныклары Илһам, Камилә чыгыш ясадылар.
Җыелган тамашачылар Җиһангированың шигырьләрен генә түгел, җырларын да тыңлады. Шагыйрә Альберт Шакиров көенә язган “Җирсү” җыры һәм “Гомерләр үтмәгән” әсәрләрен башкарды.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Шәмсия Җиһангированы Конгрессның мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов тәбрикләде.
Белешмә:
Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова (Гарипова) 1951 елның 28 февралендә Татарстанның Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, урта мәктәпне Казанның 10нчы номерлы интернат-мәктәбендә (хәзерге 2нче гимназия) тәмамлый. 1969—1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә чакырыла. 1975 нче елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп китә. 1976—1981 елларда Әлмәт шәһәренең 27 номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда Шәмсия Җиһангирова гаиләсе белән Казанга кайта һәм кабат Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. Күп тә үтми, аны әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир, соңрак нәшриятның баш редакциясе өлкән мөхәррире вазыйфасына күчерәләр. Ире каты авырып китү сәбәпле, ул, нәшрияттан китеп, 1988 — 1991 елларда Татарстан мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре үзәгендә кулланма әсбаплар нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның март аенда Татарстан дәүләт радиосына эшкә чакырыла. Шунда 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, җитәкчелек Шәмсия Җиһангированы радиога әдәби тапшырулар редакциясенең бүлек мөдире итеп чакыра, соңрак радионың баш мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә Шәмсия Җиһангирова Бөтендөнья татар конгрессында эшли, шулай ук “Болгар” радиосында “Яшәү яме” тапшыруын алып бара.