14 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Түбән Кама районында эш сәфәрендә булып кайтты.
Бу көнне биредә Шәңгәлче авылында ике зур вакыйга – Шәңгәлче урта мәктәбәнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара һәм Шәңгәлче авылы тарихына багышланган китапның тәкъдир итү кичәсе булды.
Шәңгәлче мәктәбен тәмамлаучылар исемлегенә күз салуга ук гаҗәпләнү хисе туа: Разил Вәлиев, Алмаз Хәмзин, Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким, Гамил Әсхәдулла, Айдар Әгъләмов – бу әле ижат әһелләре генә! Күренекле дин әһелләре, эшкуарлар, иганәчеләр дә күп бу җирлектә. Күренекле Метшиннар нәселенең дә тамырлары шушы авылдан.
Ике чарада да Ирек Шәрипов БТК Милли Шурасы рәисе ВВ.Г.Шәйхразыевның котлау сүзләрен җиткерде, конгрессның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.