«Театр – тылсымлы учак» районкүләм конкурсы кысаларында Шеңшенәр авыл мәдәният йортының «Ак калфак» коллективы Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен тәкъдим итте.
Алтын куллы, киң күңелле, җор телле, шаян-тапкыр Гайфи бабай инде үз өендә үзе артыкка әйләнә. Кызы аңа “бай кәләш” – фатирлы әби эзли. Ләкин үзсүзле, кире Гайфи бабай отышлы тәкъдимнәрдән баш тарта. Чөнки сөекле Сабирасына, гомер иткән хатынына охшаган сөйкемле Зәкия аның күңелен яулады инде. Нишләтәсең, мәхәббәтнең үз юлы, үз язмышы…
Чыганак: baltaci.ru