tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал исемендәге әдәби премия кемнәргә бирелер?
Шәриф Камал исемендәге әдәби премия кемнәргә бирелер?

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия кемнәргә бирелер?

28 нче февральдә Шәриф Камал исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле булачак.

2022 ел өчен Ш.Камал әдәби премиясе ике номинациядә һәм ике яшь төркемендә 4 лауреатка тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 мең сум.

Ш.Камал премиясе 2020 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылды. Премия 14 — 30 яшьтәге прозаиклар һәм тәрҗемәчеләрне барлау, аларга үсү өчен юнәлеш бирү, иҗатларына ярдәм итү максатыннан булдырылды.

Премия тапшыру тантанасы 28 февраль, сишәмбе көнне, 13:00 башланачак. Тантана Татар китабы йортында үтә (Казан, Островский урамы, 15).

Источник: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*