tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кадәр кабул ителә
Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кадәр кабул ителә

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр кадәр кабул ителә

Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә эшләр 2024 елның 19 маена кадәр кабул ителә.

Премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2024 елда Шәриф Камалның «Ике яхшы» хикәясенең инглиз, алман яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә. Әсәр тексты түбәндә беркетелгән: https://disk.yandex.ru/i/SfSP-D_IZEVuhA

📌 Гаризалар һәм эшләр Яндекс.Форма аша түбәндәге сылтамадан җибәрергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/66153ee5505690161f4fffc7/

Премияне тапшыру тантанасы 2024 елның май ае ахырында үткәрелә.

Белешмәләр өчен: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66
[email protected]

Чыганак: Татар китабы йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*