Язучы Шәриф Камал туган көндә, Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Шәриф Камал исемендәге бишенче әдәби премиягә унике яшь автор ия булды.
«Шәриф Камал исеме милли әдәбият тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Әле кичә генә беренче лауреатларны – Алинә Хәбибуллина белән Азат Якуповны бүләкләгән идек кебек. Конкурс үсә, аның аудиториясе киңәя. Премиянең гомуми елы юбилей елыннан башлап арттырылды, хәзерге вакытта ул 900 мең сумны тәшкил итә. Әдәбият һәм сәнгатькә яшь кешеләрнең килүен дәлилли», – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Аның әйтүенчә, сәләтле яшьләргә юл ачу, өстәмә этәргеч, стимул бирү – иң мөһим максатларның берсе. «Шуңа да без лауреатларга зур өмет белән карыйбыз. Узган ел Шәриф Камалның 140 еллыгын билгеләп үттек, быел аның музеена 75 ел. Татар язучысына багышлап ачылган бу музей алга таба яшь һәм өлкән буын язучыларын берләштереп торсын иде. Быел премиягә 60тан артык гариза кабул ителгән», – диде министр урынбасары.
Катнашучылар арасында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар, режиссерлар һәм драматурглар, укытучы, инженер, программалаучылар да бар – премия төрле кешеләрне берләштерә. Конкурсның географиясе киңәйде: хәзер бу Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, шулай ук чит илләр — Казахстан, Таҗикстан, Төркия һәм Мисыр», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Шәриф Камал әдәби премиясе тапшыруны иҗатчылар өчен бәйрәм көн дип атады. «Җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр дип сөйләмәс идем, иң мөһиме – катнашу. Шәриф Камал исемендәге Әдәби конкурсны уздыру – мактауга лаек гамәл», – диде ул.
«Классикларыбызның әсәрләрен, аларның телен өйрәнегез. Алар кебек үк язып булмый, ул тел шул чорда калган, анда гарәп-фарсы алынмалары да күп. Үзебезнең элекке, борынгы язучыларыбызны өйрәнмичә чын язучы булып булмый. Барыгызны да котлыйм. Бу – җаныгызның әдәбиятка омтылышы. Әйдәгез, бергәләп әдәбиятыбызны күтәрик», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
«Яңа музей» коммерцияле булмаган партнерлыгы идарәчесе Алинә Петровская әлеге премиядә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтте. «Бу – татар әдәбиятын үстерү һәм саклауда бик зур эш», – диде ул.
КФУның Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллина тәрҗемә өлкәсендә килгән әсәрләрне тикшергәнен әйтте.
«Карадык, сокландык, хәйран калдык. Ел саен бу конкурсны сагынып, бер моңлану белән көтеп алабыз. Текстларны укыганда авторларның эчке дөньясы белән таныштык. Афәрин, диясем килә. Сан ягыннан артмаса да, эшләрнең сыйфаты бермә-бер арткан. «Бу әйберне болай тәрҗемә итә алмас идем», – дип сокланабыз. Тәрҗемә – бик авыр, җаваплы, ләкин бик әһәмиятле, мөһим өлкә. Бу юлыгыздан да тайпылмасагыз, башка язучыларыбызның да әсәрләрен тәрҗемә итүдә өлешегезне кертсәгез бик шат булырбыз. Уңышлар телибез», – диде ул.
Традиция буенча, ел саен Шәриф Камал премиясенә ия булучылар язучының эш өстәле янына утырып, каләме белән исемнәрен, фикер-теләкләрен теркәп калдыралар. «Бу форсат бары тик премия ияләренә генә бирелә», – диде Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
«Сез – язучылар, үзегезне әдәбиятта, тәрҗемәдә, рәсем сәнгатендә сынаучы кешеләр. Сез бу йортта – хуҗалар, биредә көтеп калабыз. 1925 елдан татар әдипләре, журналистлары монда яшәгән, эшләгәннәр. Барчагызга да рәхмәт. Премия киләчәктә дә дәвам итәчәк, форматы ягыннан камилләшер бәлки. Аллаһка шөкер, яшь язучылар өчен әдәби конкурслар, бәйгеләр булып тора», – дип йомгаклады мөдир.
Кичәне Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин алып барды, Зәлия Әүбәкирова белән Илназ Дудкин чыгыш ясады.
Җиңүчеләр исемлеге:
«Шәриф Камал. Әдәби проза»:
- Светлана Мөхәммәдиева – «Әмирхан» повесте (Казан, 30 яшь);
- Энҗе Фарсыева – «Ирек» хикәясе (Яр Чаллы, 24 яшь);
- Илнар Фатыйхов – «Яр» хикәясе (Казан, 30 яшь);
«Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә»:
- Камилә Ганиева (инглиз теленә тәрҗемә) (Актаныш, 16 яшь)
- Илүзә Гыйлемҗанова (төрек теленә тәрҗемә) (Казан – Төркия, Анкара, 21 яшь).
«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты»:
- Эльвина Мөхәммәдиева – «Раян белән Шаян» (Байлар Сабасы, 26 яшь);
- Алинә Шиһабетдинова – «Аҗдаһа кайда булган?», «Су анасын көткән малай», «Сугыша торган кояш», «Агачка менгән Куян» хикәяләр циклы (Казан, 26 яшь);
- Айзилә Мортазина – «Кысбаба» хикәясе (Казан, 24 яшь);
«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комиксы»:
- Әнсәр Шәрифуллин – «Һади Габдуллов һәм өч алтын артефакт» комиксы (Сатыш, Байлар Сабасы, 14 яшь);
- Илсөяр Сафиуллина – Фатыйх Әмирхан «Корбан» комиксы (Актаныш, 18 яшь);
- Дамир Дзансолов – «Чәнчелгәннәр» («Пронзенные») комиксы (Мәскәү, 24 яшь).
- Кызыксындыру бүләге – Камалия Галиева.
Чыганак: tatar-inform.tatar