tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак
Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак

Шәриф Камал музеенда туган көн хөрмәтенә бушлай экскурсияләр узачак

Татар китаплары йорты, Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы ике туган көнен билгеләп үтә: музейны Шәриф Камал музеен ачу турында карар чыгуга 80 ел һәм музейны Татар китабы йорты буларак ачуга 5 ел.

Музейны ике тапкыр юбилей белән 2 июльдә котларга мөмкин. Бу көнне бушлай экскурсияләр: 14:00 сәгатьтә – рус һәм татар телләрендә экспозиция буенча күзәтү экскурсиясе, 19:00 – «Татар китабы йорты закоулкалары буенча төнге экскурсия». Көн дәвамында музейга керү бушлай булачак.

Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее – Казанда татар язучысына багышланган беренче музей. Ул 1950 елның 29 гыйнварында Шәриф Камалның музей-фатиры сыйфатында ачыла, әмма РСФСР Халык комиссарлары советының ТАССР Дәүләт музееның әдәби филиалын гамәлгә кую турындагы карары 1944 елның июненә туры килә. 2007 елдан музей тематикасы киңәйде һәм ул Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее дип атала башлады. Ә 2019 елда бинаны реконструкцияләгәннән һәм музей эчтәлеген тулысынча яңартканнан соң, «Татар китабы йорты» дигән рәсми булмаган исем барлыкка килде.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*