tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камал премиясе җиңүчесе Ильяс Хаҗиев: Татар телендә генә иҗат итәм
Шәриф Камал премиясе җиңүчесе Ильяс Хаҗиев: Татар телендә генә иҗат итәм

Шәриф Камал премиясе җиңүчесе Ильяс Хаҗиев: Татар телендә генә иҗат итәм

Татар китабы йортында дүртенче тапкыр яшь язучы һәм тәрҗемәчеләргә Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырдылар. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студенты, «Татар-информ» хәбәрчесе Ильяс Хаҗиев премиянең проза юнәлешендә җиңүчесе булды.

«Минем өчен Шәриф абый Камал – серле кеше. Минем аны аңлыйсым килә. Шуңа күрә ел саен Шәриф Камал премиясендә катнаштым. Баштан фәлсәфи темаларга иҗат иткән булсам, хәзер исә бүгенге көндә актуаль булган темаларга язам. Бу яктан иҗат юлымда үсеш сизелә. Җиңәрмен дип көтеп йөрмәдем. Премиянең акчасына кызыкмадым», – диде Ильяс Хаҗиев «Татар-информ»га.

Ул әдәбиятка 20 яшендә килүен әйтте. «Рус телендә яза идем, чөнки колледжда укыганда тирә-ягымдагы кешеләр русча сөйләште, рус мохите булды. Алар мине аңларлар дип, рус телендә иҗат иттем. Ләкин аңлау булмады. Рус телендә фикеремне, әйтәсем килгән сүземне дә җиткерә алмадым. 14 яшькә кадәр татарча гына сөйләштем, мин татарча фикерлим, хәзер дә фәкать татар телендә генә иҗат итәм», – диде яшь иҗатчы.

«Әлеге премиядән тыш, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә дә катнашкан идем. Анда аралашу, иҗатташ дуслар белән бер мохиттә булыр өчен барган идем», – дип аңлатты ул.

Ильяс Хаҗиев иҗат юлында очраган һәр кешегә рәхмәтле булуын әйтте. «Татфакта укый башлагач, әдәбиятның нигезен аңлый башладым. Мөгаллимнәрем – Нурфия ЙосыповаГөлфия ГайнуллинаТаһир Гыйлаҗевка рәхмәтлемен. Шулай ук, Халисә апа Ширмәнгә дә рәхмәт әйтәсем килә. Ул минем иҗат юлымда зур роль уйнады: әле дә мине канатландырып тора! Бүген язучылар яшьләр белән утырып эшләми. Халисә апа дөрес юлны күрсәтә белә. «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөргән кешеләр Халисә апа биргән канатларны сизеп, алга таба да иҗат юлыннан югары үрләр яуларлар», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*