12-22 ноябрьдә Казанда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») була. Чарага 40 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән катнашучылар килүе көтелә. «Шәрык базары» фестиваленең быелгы яңалыклары турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
«Базар төрки халыклар өчен сату урыны гына түгел»
12-22 ноябрьдә Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») үтәчәк. Быел ул дүртенче тапкыр оештырыла. Чарада бик күп Көнчыгыш илләре вәкилләре катнашуы көтелә. Фестиваль Россиянең 20 төбәгеннән, 40 якын һәм ерак чит илләрдән (шул исәптән 30 ислам дәүләтеннән) катнашучыларны җыя.
Киләсе ел «Казан – ислам дөньясы мәдәнияте башкаласы» дип игълан ителде, әлеге уңайдан фестиваль тагын да зурая һәм аның географиясе киңәя.
«Фестиваль елдан-ел үзгәрә, киңәя бара. Моннан дүрт ел элек без «Шәрык базары»н төрки халыклар эстрада фестивале буларак башлаган идек, анда барлыгы биш-алты ил генә катнашты. Бүген исә безнең фестивальдә катнашырга теләп күп илләр үзләре сорап язалар һәм әлеге бәйрәмне көтеп алалар», – дип сөйләде продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Ул әлеге фестиваль исеме өчен «базар» сүзен сайлау уңышлы булуын искәртте.
«Барлык төрки халыклар өчен базар ул сәүдә урыны гына түгел, ә элек-электән аралашу, мәдәни алмашу урыны да булган. Базар ул – алга киткән иҗтимагый институт, дипломатия һәм мәдәният институты», – диде ул.
Быел «Шәрык базары» фестиваленең программасы бай: 19 ноябрьдә Тинчурин театры бинасында «Ялла» төркеменең концерты үтәчәк. 20 ноябрьдә «Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре» дип исемләнгән шоу тәкъдим ителә. 21 ноябрьдә исә шулай ук Тинчурин театрында Чечня республикасының «Вайнах» бию ансамбле концерты була, ул Чечня республикасы мәдәнияте көне кысаларында уза. Быел гарәп илләреннән катнашучылар күп булу сәбәпле, 14 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында гарәп мәдәнияте көне узачак. Ә 16 ноябрьдә яшьләр өчен «Көнчыгыш кичәсе» оештырыла. Фестивальнең Гала-концерты «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 22 ноябрь көнне үтәчәк.

Быел фестиваль кысаларына мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе узачак. Чара 17 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында оештырыла. Анда Илһам Шакировның хитларын чит ил җырчылары төрле телләрдә башкарачак.
«Илһам Шакиров төрки дөнья өчен чит кеше түгел. Максатыбыз – аның татар халкының бөек җырчысы булуын күрсәтү. Чараның төп үзенчәлеге – концертта татар җырчылары гына түгел, төрле милләтләр катнашачак. Алар Илһам абыйның легендар җырларын үз телләрендә җырлаячак», – диде Рифат Фәттахов.
Әлеге концертның төп кунагы танылган «Ялла» төркеме булачак.
«Шәрык базарын» «Ялла» төркеме һәм легендар Фаррух Закировтан башка күз алдына да китереп булмый. Фаррух Закиров үз вакытында Илһам абый Шакиров белән дә шәхсән аралашкан кеше, ул әлеге тәкъдимгә бик шатланды», – диде Рифат Фәттахов.
«Шәрык базары» Татарстанның брендына әверелде»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәген искәртеп узды. Аның фикеренчә, әлеге исем оештыручылар алдында тагын да зуррак бурычлар куя.
«2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайланды. Бу безнең республика өчен зур вакыйга. Әлеге исем – республикабызның ислам дөньясында танылуын күрсәтә. Безне беләләр, хөрмәт итәләр. Әлеге фестивальдә дә без үз мәдәниятебезне күрсәтәбез һәм башкаларга да милли байлыкларын, үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез, мәдәнияттә чикләр юк», – диде Ленар Хәкимҗанов.
Ул «Шәрык базары» фестивале Татарстанның брендына әверелүен билгеләп үтте.
«Республикабызда барлыкка килгән башка бик күп проектлар кебек үк, әлеге проект та дөньякүләм танылды, чын мәгънәсендә Татарстанның брендына әверелде. Фестиваль быел да башка еллардагы кебек үк югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», – диде ул.

Ленар Хәкимҗанов шулай ук быел фестивальне уздыру буенча махсус оештыру комитеты булдырылуын искәртеп узды.
«Фестиваль һәр елны бик зур дәрәҗәдә уза. Беренче чиратта Рәисебез Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсе килә, аның ярдәменнән башка әлеге чара шушы дәрәҗәгә җитә алмас иде. Быел Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин карары белән фестивальне әзерләү һәм уздыру буенча махсус комитет булдырылды. Комитетны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкли», – диде ул.
Оештыру комитеты рәисенең урынбасарлары итеп ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләнгән.
«Фәнгә дә, җыр-биюләргә дә урын бирелә»
Быел фестиваль кысаларында икенче тапкыр халыкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Конференция төрле илләрдән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге алдынгы экспертларны җыя. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты ярдәмендә оештырыла. Бу хакта тулырак Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева сөйләде.
«Шәрык базары» фестивалендә фәнгә зур игътибар бирелә. Барысы да мәдәниятне җыр-бию белән генә чикли, ләкин мәдәният ул фән дә. Безнең республика әлеге юнәлештә мисал күрсәтә. «Шәрык базары»нда ике юнәлеш тә синтезда алып барыла. Фәнгә дә, җыр-биюләргә дә урын бирелә», – диде ул.
Роза Әхмәдиева фестиваль кысаларында төрле юнәлешләрдә утырышлар узачагын әйтте.
«Без мәдәниятебезне кадерләп сакларга тиешбез, ә бу турыдан-туры фәнни хезмәт белән дә бәйле. Конференциядә төрле юнәлешләр буенча ун секция узачак. Без төрле университетларның ректорларын көтәбез, фикер алышу өчен күп мәйданчыклар оештырыла. Узган ел безгә әлеге мөмкинлек өчен бик күп ил вәкилләре рәхмәт белдергән иде, быел да конференция югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», – диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков әлеге конференция фестивальдә булган мөһим юнәлешләрнең берсе булуын искәртеп узды.
«Шәрык базары» кысаларында фәнни компонентны кертү бик дөрес алым булды. Бу безнең өчен фәнни юнәлештә тагын да зуррак мөмкинлекләр ача. Фәндә үзебезнең казанышлар белән бүлешергә, алга таба ниндидер юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Фәнни-гамәли конференцияләрнең төп максаты – фикер алышу, нәкъ менә фикер алышканда гына дөреслек туа», – дип сөйләде ул.

Илгиз Халиков конференциягә килгән эшләр санын да атады.
«Бүген без 80гә якын фәнни эш кабул иттек, ләкин соңрак алар 100дән артып китәр дип уйлыйм. Катнашучыларның күбесе Казанга килеп катнашырга теләк белдерә, монысы да бик мөһим. Күзгә-күз күрешеп сөйләшү башкача кабул ителә, кунакларыбызга Казан шәһәрен күрсәтү мөмкинлеге дә булыр», – диде ул.
Чыганак: tatar-inform.tatar