Казанда 12-22 ноябрьдә узачак «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») кысаларында мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе оештырылачак. Чара 17 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк. Анда Илһам Шакировның хитларын чит ил җырчылары төрле телләрдә башкарачак.
«Илһам Шакиров төрки дөнья өчен чит кеше түгел. Максатыбыз – аның татар халкының бөек җырчысы булуын күрсәтү. Чараның төп үзенчәлеге – концертта татар җырчылары гына түгел, төрле милләтләр катнашачак. Алар Илһам абыйның легендар җырларын үз телләрендә җырлаячак», – дип сөйләде фестивальнең төп оештыручыларының берсе, продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
Әлеге концертның төп кунагы танылган «Ялла» төркеме булачак.
«Шәрык базарын» «Ялла» төркеме һәм легендар Фаррух Закировтан башка күз алдына да китереп булмый. Фаррух Закиров үз вакытында Илһам абый Шакиров белән дә шәхсән аралашкан кеше, ул әлеге тәкъдимгә бик шатланды», – диде Рифат Фәттахов.
- «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») 12-22 ноябрьдә Казанда узачак. Чарага 40 илдән һәм Россиянең 20 төбәгеннән катнашучылар килүе көтелә.