tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шәрык клубы» Туфан Миңнуллинның 89 еллыгына багышланган экскурсиягә чакыра
«Шәрык клубы» Туфан Миңнуллинның 89 еллыгына багышланган экскурсиягә чакыра

«Шәрык клубы» Туфан Миңнуллинның 89 еллыгына багышланган экскурсиягә чакыра

25 августта күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинның тууына 89 ел була. Шул уңайдан «Шәрык клубы» «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган чарага чакыра. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Программада: 10:00-10:45 – татар театрының интерактив комплексы «Шәрык клубы» буенча экскурсия, 10:45-11:00 – чәй эчү, 11:00-13:00 – автобуста Кама Тамагы районына юл. Күңелле җырлар һәм танышулар. 13:00-14:30 – Кама Тамагы Мәрәтхуҗада авылында Туфан Миңнуллинга багышланган концерт кичәсе. 14:30 – Туфан Миңнуллинның Мәрәтхуҗа авылындагы йортлары буенча экскурсия. 15:30 – Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее буенча экскурсия. 16:15 – Казанга кузгалу.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*