18 декабрьдә “Шәрык клубы” интерактив мультимедиа комплексында “Кышкы төш” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
Кичәдә шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыды, аларның сүзләренә язылган җырлар тере тавышка композитор Эльмир Низамов белән берлектә башкарылды.
Кичәдә катнаштылар: Рәдиф Гаташ, Эльмира Җәлилова, Марсель Галиев, Йолдыз Миңнуллина, Илсөяр Иксанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдулла, Лилия Гыйбадуллина, Эльмир Низамов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин һәм башкалар.