tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәрыкъ” клубында шагыйрә Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булды
“Шәрыкъ” клубында шагыйрә Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булды

“Шәрыкъ” клубында шагыйрә Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булды

“Шәрыкъ” клубында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , композитор, шагыйрә, телерадиожурналист Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булып узды. Клуб залы тамашачылар белән тулы булды. Бу искиткеч җылы кичәдә авторның җырларын танылган артистлар Айгөл Гардисламова, Рөстәм Егоров, Регина Сәйфи, автор үзе һәм сәнгатъ мәктәбендә белем алган сәләтле балалар башкардылар.

Кичәдә күренекле шагыйрә Рифә Рахман да шигырьләрен яңгыратты, иҗатташ дусты, драматург Хәбир Ибраһим Наилә турында матур истәлекләр сөйләде, легендар татар фокуснигы Альберт Гаделнең, музыкантлар Раушания Җиһангирова, Фатих Котлы, якташы, шагыйрә Галия Гайнетдинованың чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Чыганак: sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*