tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәрык клубында татар халык җырларыннан торган кичә була
Шәрык клубында татар халык җырларыннан торган кичә була

Шәрык клубында татар халык җырларыннан торган кичә була

Шәрык клубында «Моңлы тарих» дип исемләнгән кичәдә татар халык җырлары яңгыраячак.

«Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул халыкның җаны. Чираттагы «Моңлы тарих» музыкаль кичәсе татар халык җырларына багышлана. Чараның махсус кунаклары: Татарстан Республикасының атказанган артистлары Динә Закирова, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Әхмәт Кәримов. Халкыбызның милли җырларын, көйләрен тыңлап, алардан ләззәт алып, рәхәт итеп үткәрик әле бу кичне», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.

Шулай ук, чарада Диләрә Нәбиуллина, Раил Харисов, Ләйлә Сабирова, Рамил Вәлиев, Ләйсән Ихсанова, Баязит Вәлиуллин, Илдар Сафин, Гөлдания Зиннәтова, Руслан Габбасов катнаша. Концертмейстерлар: Айрат Шәфыйков, Раушания Җиһангирова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*