tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәрык мәдәният үзәге ачылды
Шәрык мәдәният үзәге ачылды

Шәрык мәдәният үзәге ачылды

Ульяновск шәһәрендә Шәрык мәдәният үзәге ачылды. Мәдәни-агарту үзәге Дзержинский урамы 20 нче йорт адресы буенча – Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете янәшәсендә урнашкан.

Губернатор Алексей Русских үзәкне рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашты һәм, әлеге мәдәни-агарту комплексы төбәгебез территориясендә милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм татулыкны ныгыту буенча мөһим функцияне үтәячәк, дип белдерде.

Мәдәни-агарту үзәген ачуга багышланган чарада шулай ук Губернатор урынбасары Александр Коробко, мөфти, мөселманнарның региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин, Ульяновск шәһәренең Икенче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре һәм мәхәллә мөселманнары катнашты.

Шәрык мәдәният үзәге Үзәк Азия һәм Кавказ арты төбәкләреннән килгән чит ил гражданнары белән милләтара конфликтларны һәм терроризм идеологиясен профилактикалау, Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгыту юнәлешендә эшләүне активлаштырып җибәрергә җыена.

“Ульяновск җирендә гасырлар буе төрле дин һәм милләт кешеләре яши. Бүген мөселманнар өчен һәм тулаем төбәгебез халкы өчен күркәм, истәлекле вакыйга. Без мәдәни-агарту үзәген ачабыз, монда безнең бала-оныкларыбыз йөреп гыйлем һәм тәрбия алачак”,- дип белдерде Илдар хаҗи Сафиуллин.

Әлеге үзәк базасында чит ил гражданнарын социаль-мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү үзәге эшли. Анда чит дәүләтләрдән килүчеләргә юридик һәм социаль мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтәләр, рус телен, Россия җәмгыятенең социаль һәм мәдәни, хокукый һәм экономик нормаларын үзләштерергә булышалар.

Шәрык мәдәният үзәгендә чит ил гражданнарын Россия халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары һәм традицияләре, Россия дәүләтенең тарихы белән таныштыруны, экстремизм һәм терроризм идеологиясен профилактикалауны күздә тоткан чаралар үткәрү күздә тотыла, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе Губернаторы һәм Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*