Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурася Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Чиләбе өлкәсендә. Биредә 21 февраль көнне капиталь ремонттан соң Шәйехзада Бабич исемендәге Башкорт һәм татар әдәбияты китапханәсе ачылды.
Тантаналы ачылышта шулай ук Чиләбе шәһәре башлыгы Алексей Лошкин, Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов, иҗтимагый оешмалар лидерлары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстаннан хөрмәтле кунаклар катнашты. Бу үзенчәлекле көн чын китап мәдәнияте һәм төбәкләр арасында дуслык бәйрәменә әверелде.
Яңартылган пространство интеллектуаль ял итү һәм төрле чаралар үткәрү өчен заманча урын булды. Бирегә килүчеләр мәдәни мирас белән таныша алачак.