tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхенур Шәрәфетдинов: «Эш сөяргә кирәк!»
Шәйхенур Шәрәфетдинов: «Эш сөяргә кирәк!»

Шәйхенур Шәрәфетдинов: «Эш сөяргә кирәк!»

Өлкәннәрнең гомер юлы сикәлтәләрсез булмаган, җиңел ге­нә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы ки­тергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эш­ләү — болар барысы да 80, 90 яшьлекләрнең башыннан үткән сынаулар. Шушы көннәрдә Ижауның Астраханская урамында яшәүче Шәйхенур Сәгъдетдин улы Шәрәфетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Шәһәр думасы депутаты Сергей Кривоногов һәм Ленин районының халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Лидия Вагыйзь кызы Насртди­нова килделәр. “Һәркөнне юбилей көнеңне искә алырсың”, — дип, алар җылы юрган бүләк иттеләр.

Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Ул — тыл ветераны. Олы­лар белән беррәттән Шәйхенур абыйга да сугыш елларының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Бу хакта ул үзе: “Тумышым белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан. Бүгенге көндә 9 баладан өчебез исән. Иң олысы мин, аннан 1932нче һәм 1942нче елгы энеләрем бар. Без уртача крестьян гаиләсендә үстек. Сугыш елларында колхозда эшләдек. Ул чакта 12 яшь тә тулмаган иде әле. Тырмаладык, сөрдек, утынны да, печәнне дә үгез белән ташыдык. Колхозда атлар юк иде, аларны фронтка алдылар.

Күршедәге өлкәнрәк малайлар Ижауга эшкә китәбез дигәч, аларга ияреп, мин дә киттем. Ул чакта миңа 22 яшь иде. Булачак хатыным Рәшидә белән киңәшләштек. Мин эшкә урнашып, яшәргә урын тапкач, аны да чакырырга ышандырдым. Аның белән бергә балалар бакчасына йөреп үстек. 10 гына йорт аша тордык. Бер мәктәптә укыдык. Мин 6нчы сыйныфтан соң укымадым, Рәшидә 7 сыйныф тәмамлады. Ижауга бернәрсәсез килдек. Леспромхоз­да урман кистек. Рәшидә кирпеч заводына эшкә керде”, — диде. Сүзгә Рәшидә апа да кушылды. «Эш урынында җир бирәбез дигәч, мин дә гариза яздым. 1959 елда хәзер яши торган урынны бирделәр. Бу йортны 1960 елда үзебез җиткердек”, — ди. Алар бер-берсен тулыландырып, яшьлек елларын барлыйлар: “Мунча кадәр “флигерь”дә 2 кызыбыз туды, энекәш тә бездә яшәде. Әтием 1941 елда сугышка китте. Сус­лонгерда өйрәнүләр узганда күзе күрми башлагач, 1942 елда кайтты. 76 яшькә кадәр үзем машина йөрттем. Механика заводында тәэмин итүче булып 30 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым”, — ди.

“90га җитүнең сере нидә?” — ди­гән сорауга алар икәүләп: “Эш сөюдә, ялкауланмыйча эшләүдә”, — дип җавап бирделәр. “Әле менә хәзер дә карчыгым үзе бакчаны көрәкләп чыкты. Мин андыйларны булдыра алмыйм, тын бетә”, — ди Шәйхенур абый ипләп кенә. Җор телле Рәшидә апа: “Балалар килеп, минут эчендә барысын да эшләп китәләр. Тик мин алар килгәнче эшләп бетерергә тырышам. Әкрен генә чүп тамырларын, кортларны җыя-җыя җир казудан ямь табам. Мич тә чыгара идем әле элек. Үзебезнең өйдәге мичне дә үзем чыгардым. Ел саен мичне чис­тарталар иде элек. 37 ел кайнана белән яшәдем. Ул: “Безнең килен мич корымын чистартып тормый, иске мичне сүтә дә, яңа мич чыгара да куя”, — дип көлә иде. Эш сөяргә кирәк. Ялкау булсаң, бернәрсә дә булмый. Иртәдән кичкә кадәр йөрим дә йөрим. Төнлә йоклаганда, аяклар тартыша башласа, ике таякка таянып, ишегалдыннан йөреп керәм. Хәрәкәттә — бәрәкәт, кыймылдарга кирәк.

Икенче елга Шәйхенур белән бергә яшәүгә 70 ел була. Әле бик рәхәт яшибез. Бер генә дә ачуланышканыбыз юк. Кайчак ачу килсә, сөйләшмичә торабыз да, бергә утырып чәй эчкәч, барысы онытыла. Ачу тотып йөрмибез, юкка нервларны бетермибез”, — ди.

Өстәл өстендә “Яңарыш”ны күреп, газета турында фикерен белешми кала алмадым. “Укырга бик яратам. Тик “Яңарыш” ике генә көнгә җитә. Бик аз язасыз, кызым, — ди уенын-чынын бергә кушып. — Мин төн йок­ламыйча да укый идем яшь чакта, газетаның бер хәрефен төшереп калдырмый укыйм. Үземә бик ошаганнарын Шәйхенурга да кычкырып укыйм. Бабай күзен саклый, аның бит хөкүмәт күзе, куелган күз (көлеп куя). Үзем дини китаплар да укыйм. Телевизордан исә гел “ТНВ” гына карыйбыз. Башка каналга күчерә дә белмибез. Пультка басканыбыз да юк. 5 вакыт намазымны калдырмыйм. Безнең нәсел – мулла нәселе. Ел саен корбан чалдырабыз, ике тапкыр хаҗга барып кайттым”, — ди 91 яшьлек Рәшидә апа.

Сөйләшә-сөйләшә, йортның икенче катына да мендек. Анда — гөлләр иле. Рәшидә апа: “Шәйхенур икенче катка баскычтан менеп йөри алмый, шуңа беренче катта гына торабыз. Безгә җитә. Мин монда көненә бер тапкыр гөлләремә су сибәргә генә менәм. Гаилә зур чакта бик кирәк иде зур өй”, — диде, узганнарны искә алып.

Шәйхенур абый белән Рәшидә апа өч кыз үстергәннәр. Хәзерге көндә аларның 5 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Әби белән бабай оныкла­рының уңышларына куанып, алар белән горурланып яшиләр. Күршедә генә торучы оныклары Мәгъсүм гел яннарында, ярдәм итеп яши. Кызлары, оныклары шалтыратып, нәрсә китерик, ни кирәк, дип хәлләрен белешеп кенә торалар. “Барыбыз бергә ике өстәл артына җыелганда, бигрәкләр рәхәт. Менә юбилейга җыелышырбыз әле”, — ди Шәйхенур абый.

Бүгенге көндә тормышына шөке­рана кылып, үзләре үстергән агачның татлы җимешләрен татыйлар алар. Шәйхенур абый белән Рәшидә апаның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җирләренә, иң мөһиме — аларга карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттым мин.

Гөлнара Вәлиева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*