28 октябрьдә СССРның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай, Россиянең К. Станиславский исемендәге премияләре лауреаты Шәүкәт БИКТИМЕРОВка 90 яшь тулган булыр иде. Ш. Биктимеров исемендәге Саба район мәдәният йортында – артистның туган ягында – Камал театры Шәүкәт аганың якты истәлегенә багышлап «Бабайлар чуагы» спектаклен күрсәтте. Ноябрь аенда Камал театрының Кече залында да искә алу кичәсе булачак.
48 яшендә 90 нан узган Әлмәндәр карт «тиресенә» кергән, чирек гасыр шушы образны уйнап, легендага әйләнгән Шәүкәт абый үзе дә Әлмәндәр яшенә җитәр кебек иде, әмма чын Әҗәл кырысрак булды – 83 яшьтә үк аны арабыздан алып китте.
Әлмәндәр карт – артистның сәхнә һәйкәле булып калды. СССРның татар яшәгән һәр төбәген айкаган, зур уңыш белән барган, Мәскәү телевидениесе аша күрсәтелеп, рус һәм башка милләт тамашачыларын да әсир иткән үлмәс Әлмәндәр… Тәҗрибәле режиссер Марсель Сәлимҗанов драматург Туфан Миңнуллинның бу бөек әсәре озын гомерле буласын, Ш. Биктимернең 80 яшькә кадәр бу рольдә сәхнәгә чыгасын гүя алдан күргән, исәпләгән, шуңа да 1976 елда, әле талантлы өлкән артистлар булса да, Биктимеровны Әлмәндәр иткән.
Шәүкәт абый үзе дә Әлмәндәр кебек тормыш сөючән, ачык күңелле, якты йөзле кеше иде. Бишектән үк әнисез калып, үги ана белән яшәү, үсмер малайчакның авыр сугыш елларына туры килүе аның табигатенең җорлыгын, шаянлык-шуклыгын басып китә алмаган.
Шәүкәт абыйның сөйкемле сөяге бар иде, ә таланты яктыртып торган кояштай иде. Чын ирләрчә, ышаныч тудыручы, саклаучы-яклаучы кыяфәтле, кешелекле кешеләр образларын аңа бик күп уйнарга туры килде.
Сәхнәгә килеп чыгуында ук инде зур мәгънә булыр, авыз ачып сүз әйтүе белән дә аерылып торыр. Үзе ягымлы, үзе нык, күңелне юата торган шифалы тавышын ишетү, анык, ачык сөйләвен тыңлау – үзе бер бәйрәм. Көчле драматик рольләрне җиңел җиңгән кебек, комик планда да шәп иде ул! Шәүкәт абыйның радиодан укыган язмалары да күп, алардан телебезнең бөтен нечкәлекләренә өйрәнеп була.
Сәхнә кешесе өчен талант белән бергә тагын иң кыйммәтлесе – ихлас җанга ия булу. Анысы да бар иде Шәүкәт агада. Әнә шул җан җылысын ул гүя җиңел генә һәр роленә өрә дә, алар йә бик нечкә хис-кичерешләргә, йә даһи дәрәҗәсендәге олпатлыкка әверелеп, йә фаҗига, йә шатлык, йә мәхәббәт, йә нәфрәт булып дөрләп сәхнәдә яши башлыйлар. Тамашачы бу мәлне артистның кайнар йөрәге, олы таланты колына әйләнә. Дөрестән дә, җисеменә туры килгән исем: Шәүкәт ул – олуг, бөек, кодрәтле дигәнне аңлата.
…Колакта Шәүкәт абыйның ягымлы тавышы, рәсемнәрдә кызыксынучан, ягымлы күзләр, төпле, ачык караш, якты, гади елмаю… Ә рольләрендә бу күзләр, бу йөз, килеш-килбәт, кыяфәт ничек кенә үзгәрми!.. Әлбәттә, артистны дәрәҗәгә күтәрүче, ачучы, талантын төрле рольдә кулланучы – режиссер. Казан театр техникумында С. Булатов, Ш. Сарымсаков, К. Тумашева кебек остазларда уку, алар куйган спектакльләрдә катнашу, күренекле татар һәм башка милләт режиссерлары белән эшләү бәхете насыйп булды Шәүкәт абыйга.Ә иҗатының күп өлеше данлыклы режиссерлар М. Сәлимҗанов һәм П. Исәнбәт белән бәйләнгән аның.
Яшь, оялчан үсмер егет Тәлгат (Х. Вахит «Беренче мәхәббәт», режиссер Р. Бикчәнтәев), кайгыртучан ышанычлы, олы йөрәкле ир Байтимер (Ч. Айтматов «Гүзәлем Әсәл», реж. Т. Ходжаев), хатын-кыз йөрәген пыяла күк ватучы, рәхәт, бай яшәргә яратучы, сөйкемле дә, кыланчык та, җилкуар икәнлеген кашлары, чәчләре, бармаклары да сөйләп торган Дульчин (А. Островский «Соңгы корбан», реж. М. Новохижин), горур карашлы, кара дулкын чәчле, кара сакаллы, кыю гарәп патриоты Фәрхад (С. Җамал «Фатыйма Сабри», реж. М. Сәлимҗанов), күзләрендә тарихи чорлар алышыну кискенлеге, үз-үзе белән эчке көрәш киеренкелеге чагылган, түбәтәйле авыл агае Биктимер (Т. Гыйззәт «Ташкыннар», реж. М. Сәлимҗанов), бер-ике бөртек сирәк сакалы, тешсез авызы, кысык күзләре белән еламсырап караган «булочник Семенов» (М. Горький «Һаваларда йолдыз», реж. П. Исәнбәт), төз, мәгърур, көче ташып торган Бәхтияр Канкаев, герой-шагыйрьнең башын чапкан, палач гамәлен гади һөнәр итеп караучы хиссез, пыяла күзле куркыныч җәллад, данлыклы ат карагы Шәкүр (Т. Миңнуллин, «Канкай углы Бәхтияр», «Моңлы бер җыр», «Ат карагы», реж. М. Сәлимҗанов), «изгелек» чапаны кигән мут ишан (К. Тинчурин «Зәңгәр шәл», реж. М. Сәлимҗанов) һәм… Һәм, аһ, аларны санап бетерерлекме соң?!
Ленинның үзеннән дә аерып булмаслык фотолар исә – «Баһадирлар» спектакленнән… Бу урында Шәүкәт абый белән булган бер әңгәмәне искә төшерәсем килә.
Шәүкәт абый, 1970 елда дан казанган спектакль, төгәл, оста эшләнеше белән Сезнең иҗатыгызда мөһим урын алган тарихи шәхес Ленин образы ничек туды? Бу шәхескә мөнәсәбәтегез?
- Ленин образы милли театрларда бик сирәк булды. Барысын да Мәскәү хәл кыла иде. Н. Погодинның «Баһадирлар» әсәрен бездә Мәскәү режиссеры М. Новохижин куйды. Спектакльне ике ай эшләдек. Аннан Мәскәүгә чакырып махсус грим, мыек-сакал ясадылар. Әлбәттә, бик күп укыдым аның турында һәм аның әсәрләрен. Фильмнар карадым. Гаять җаваплы, киеренке эш иде бу барыбыз өчен дә. Уңыш казандык. Хәтта Мәскәүдә Сатира театрында уйнарга рөхсәт алдык. Анда да яраттылар. Зал алкышлаганда, соңыннан, гадәттәгечә, баш идем. Менә анысын тәнкыйтьләделәр. Ленин ролендә баш ию ярамый икән. Ә мин шуннан бирле, гомумән, тамаша ахырында төз генә басып кала башладым.
Мин бу шәхес егерменче гасырның бер даһие, дигән фикердә калам. Ул зур фәлсәфәче, гаҗәеп укымышлы, акыл-фикер иясе һәм югары әхлаклы булган. Бер генә сыйфаты белән эчемнән килешә алмый идем. Ник ул Аллага ышанмаган? Мин үзем кечкенәдән (мулла бабам, абыстай әбием каны белән сеңгәндер инде) Алла бар дип белдем. Әтием укытучы булса да, бездән качып намазын укыган икән.
Ә Сез укыйсызмы?
- Мин берничә ел элек Мәскәү режиссеры Г. Чубаровның «Сәҗдә» дигән фильмында уйнадым. Гарәп дин әһеле шул чагында миңа бөтен нечкәлекләре белән өйрәтте. Соң булса да, уң булсын.
Тормышта, илдә, театрда Сезне ниләр борчый?
- Дәүләт, хөкүмәт башлыклары сәнгать, театр яратучы булса, бу җәмгыять өметле. Театрларыбыз, заман авырлыгына карамыйча, һаман яхшыга таба хәрәкәттә. Кечерәк театрларыбыз да үсештә, моңа мин бик куанам. Марсельдән соң театр ничек яшәр дигән борчулар калмады. Театр дип янып торган талантлы, өметле, яшьләр бар. Тормышта ул нинди һөнәр иясе булуга карамастан, кешене ихтирам итә белү кирәк, бигрәк тә олыларны, хатын-кызны. Тупаслык күп, караклык бар. Зәвыклар үзгәрә. Дөрес тарихыбыз юк, милли дәреслекләребез юк. Болар, әлбәттә, мине генә түгел, һәркемне борчыйдыр. Чын интеллигентлар юк. Композиторлар Салих Сәйдәшевне, Җәүдәт Фәйзине, Хөснул Вәлиуллинны, Рөстәм Яхинны сагынып искә төшерәм. Алар кебек зыялы, тыйнак, хәтта үзләрен яклый алмаган бераз мәхлук хәлдәге, бары тик эш белән, иҗат белән янучы чын сәнгать кешеләре сирәгәя. Үзе өчен генә тырышучылар күп.
Ә Сез үзегез турында ни дияр идегез?
- Мин бик йомшак табигатьле кеше. Кушканны намус белән үтәүче генә. Әмер бирә белмим, күңелем нечкә…
Әллә елыйсыздамы?
- Бүгенге көндә телевизордан яки урамда бик мескен хәлдәге карт-карчыкны, бигрәк тә сукырларны күрсәм – елыйм да шул, кешегә күрсәтмәскә тырышып… Менә олыгайгач кына белә торган бер нәрсә бар икән. Сагыну… Үзәкләр өзелеп гел сагыну… Бетмәс-төкәнмәс искә төшерүләр, хатирәләр… Моң… Яшь, гайрәтле чакларны, сәхнәдәшләрне, спектакльләрне сагыну. Беркайчан да кире кайтмаячак бәхетле көннәрне сагыну. Мин һәр яктан бәхетле яшәдем. Бик күп уйнадым, киносы, телевидениесе белән бергә 300 ләп төрле рольләр башкардым. 1947 елда студент чакта сәхнәгә чыктым, менә 56 ел әле һаман уйныйм. Бернинди үкенечем юк дисәм, бары тик Рәмзиямә күбрәк вакыт бирә алмадым, гел эштә идем дип кенә үкенәм. Күренекле күп артистларыбызның гомере кыска булды. Мин әле менә 75 кә җиттем, шөкер. Үземне һаман эшкә чакыралар. Кирәк булып кала алу би-и-к зур бәхет… (Шәүкәт абый, студент эскәмиясеннән башлап, 60 еллап бергә булган, иңне-иңгә куеп яшәгән яры – турылыклы хатыны Рәмзия апасыз ялгыз калгач (ул мәхәббәт, гаилә хакына сәхнәдән киткән), сизелерлек үзгәрде, бик юксынды, югалтуны гаять авыр кичерде. Бу, мөгаен, аның гомерен дә кыскартты… Соңгы көннәрендә итагатьле балалары – чит телләр белгече кызы Гүзәл, театрны бик яратса да, хәрбиләр юлын сайлаган улы Искәндәр, оныклары тәрбиясендә булды.)
Шәүкәт абый, Сез 91 яшьлек картны 48 яшьтә уйный башладыгыз, бүген дә, 75 тулганда да Сез шушы рольдә. Үзгәрәме Әлмәндәрегез? Аерма нидә?
- Элек Әлмәндәрне бик җиңел уйнап чыга идем. Физик яктан да, образ буларак та, чөнки әле үлем дә, әҗәл дә синнән еракта. Яшь чакта аны уйлыйсыңмыни! Хәзер инде үзеңнең дә өлкән булуың арттан ияреп йөри. Автор Туфан Миңнуллин тарафыннан ассызыклап әйтелә торган сүзләр инде минем бәгырьдән, йөрәгемнән үтә, җитдирәк төсмерләр белән. Әйтик, яшь балага алма бакчасы калдырып китү. Уйнаган саен күбрәк, тирәнрәк фәлсәфә күрәм мин Әлмәндәрнең бу гамәлендә. Дөнья, табигать яшьләргә кала, без китәбез. Без ничек яшәдек, ни калдырабыз аларга, алар ничек яшәр? Бик зур җаваплылык сизәм мин хәзер бу рольдә. Күп уйнаган саен җиңелрәк дип һич әйтеп булмый. Спектакльгә кадәр 2-3 көн алдан борчыла башлыйм. Хәзер инде, югыйсә, тәҗрибә дә җитәрлек, осталык та аз түгел, акыл да бар. Халык алдына чыгу, гомумән, сәхнәгә менү – ул бик зур җаваплылык шул.
… Әнә шундый иде ул – үзе шәүкәтле, үзе бик кече күңелле, театр өчен, ил өчен борчылып яшәүче зур артист – Шәүкәт абый…
Луара Шакирҗанова
“Халкым минем” газетасы
Октябрь, 2018 ел