Тарихи мәчеттә “Самарбикә” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы утырышы узды. Ул гаилә шәҗәрәләрен төзүгә багышланган иде.
“Самарбикә” хатын-кызлар берләшмәсе максатларының берсе — татар халкының мәдәни һәм тарихи традицияләрен саклау. Гаилә шәҗәрәсен төзи белү дә гореф-гадәтләребезне саклауның мөһим бер өлеше булып тора.
Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев та кереш сүзендә бу эшнең мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки ул үз тәҗрибәсеннән белә: яшьләр генә түгел, вафат булган туганнары хөрмәтенә дога укырга килгән абзыйлар бабаларының исемен белсәләр дә, бабаларының атасын атый алмыйлар. Кешеләр тамырларын белмиләр, шунысы кызганыч. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Шуны истә тотарга кирәк.
Наил хәзрәт семинарда катнашучыларга уңышлар теләгәннән соң җитди эш башланды. Чарага килүчеләрнең кайберләрен билгеләп үтү мөһим, дип саныйм. Мәсәлән, Венера Новохацкая укучы балалары белән үз гаиләсе шәҗәрәсен төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул Мәчәләй авылыннан чыккан Мамышевлар, Канюкаевлар, өлешчә Булатовлар, Иваевлар, Сөләймановлар һәм башка авылдашларының шәҗәрәләре схемаларын мисал итеп китерде. Эзләнү барышында музейларга, архивларга хатлар язуы, кешеләр белән сөйләшүе турында сөйләде. Аның «Яктылык» мәктәбе укучылары булган улы белән кызы да әниләре белән бергә гаилә шәҗәрәсе төзү өстендә эшләгәннәр. Алар шулай ук Подбельск ГЭСын төзү тарихын да торгызганнар: ул сугыштан соң төзелгән һәм, 20 елдан артык Кече Кинель елгасында эшләп, авылны электр уты белән тәэмин итеп торган.
Шулай итеп, балалар, мәктәп укытучылары һәм ата-ана ярдәме белән, үз гаиләләренә, ил тарихына һәм мәдәниятенә тартылып, күңелләрендә кече һәм олы Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләү үрнәген күрсәттеләр. Бу һәртөрле мактауга лаек. Семинарда шулай ук үз гаиләсе шәҗәрәсен җыючы Наилә Майер да бар иде. Ул архивлардан туганнары яшәгән авылларда язылып барган “Ревизские сказки”ны өйрәнү юлы белән киткән. Шулай ук хәрби әсирләр, сугышта катнашучылар тупланган сайтлардан да файдаланган. Нәселендәге туганнары турындагы мәгълүматларны кертү өчен “Древо жизни” дип аталган мобиль кушымтадан кулланган. Ул аны барыбызга да тәкъдим итте, эшләве бик уңай икән.
Рамилә Утаева да нәсел шәҗәрәсе төзү белән күптән шөгыльләнә. Ул үз эшендә “Телеграм” кебек күпсанлы каналлардан файдалана. Алардан да байтак мәгълүмат тупларга була, дип белдерде. “Ревизские сказки” күп очракта гарәп графикасында язылган булганлыктан, ул хәтта гарәп графикасын да өйрәнгән. Иске имлә каналы бар икән. Шуннан гарәп һәм иске татар теленнән тәрҗемә итү буенча ярдәм алырга мөмкин. Яндекс карталарда да борынгы карталар, Беренче бөтендөнья сугышы турында аерым сайт бар, аннан да мәгълүмат табарга була.
Шулай итеп, семинар тәҗрибә уртаклашу һәм баету чарасы булды. Бигрәк тә үз шәҗәрәләрен җыя башлаган катнашучылар күп яңалык белделәр һәм мотивация алдылар.
Мондый файдалы очрашулар ешрак узарга тиеш, бу эштә берүзең генә булмавың, һәркемнең дә кыенлыклары булуын аңлыйсың, хаталарыңны күрәсең. Әлеге чараларда син үз тәҗрибәң белән дә уртаклаша аласың һәм сорауларыңа җавап бирерлек кешеләр белән танышасың.
“Самарбикә” оешмасы Тарихи мәчеткә — безнең чараларны оештыруда ярдәм итүе өчен, Тәслимә ханым Мостафина кебек актив хатын-кызларга белемнәре, кызыклы мәгълүмат һәм тәҗрибәләре белән уртаклашуы өчен, киңәшләр сораучыларга, гомумән, чарага килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен белдерә.
Чыганак: samtatnews.ru